Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Фиалка үстерәбез

Гөлләрне дөрес тәрбияләсәң, алар ел дәвамында шау чәчәктә утырачак

Миләүшә гөлен күпләребез үз итә. Шәмәхә, ал, ак төстәге гөлләрне дөрес тәрбияләсәң, алар ел дәвамында шау чәчәктә утырачак.
Аларны үстерү тәртибе:
Миләүшә гөле өчен зур савыт кирәкми. Гөлне күчереп утыртканда аның чүлмәген алыштырмаска кушалар, туфрагын гына яңарталар.
Туфрак махсус сайланырга тиеш. Ачык грунттан туфрак алырга киңәш ителми. Анда төрле авырулар, корткычлар булуы ихтимал.
Миләүшәләр өчен дренаж мәҗбүри.
Үсемлек яктылык ярата, ләкин туры кояш нурлары миләүшәләрне үтерәчәк.
Шуңа да бу гөлләр өчен иң яхшы урын – төньяк һәм көнбатышка караган тәрәзәләр.
Миләүшә гөле җылы ярата. Тәрәзә төбендә җил уйнаса, үсешенә зыян киләчәк.
Әмма эссе һава да алар өчен түгел.
Матур итеп чәчәк атсын, дисәгез, гөл савытын төрле ягы белән яктыга каратып, боргалап торыгыз.
Миләүшәләргә суны әз генә сибәргә кирәк.
Гөлнең чәчәкләренә су тидерергә ярамый!
Миләүшәләргә айга бер тапкыр ашлама кертү рөхсәт ителә. Артыкка китсә, бу гөлләрнең яфраклары саргаеп коелачак.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев