Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Эремчекле мәкле тәмле бәлеш

Куелыгы инде эчлектәге каймакның майлылыгынан тора

Ингредиентлар;
Камыр өчен:
Йомырка - 1 шт.
Ак май(слив.масло) - 115 гр.
Шикәр комы - 70 гр.
Он - 200 гр.
Разрыхлитель - 1 ч.к.
Эчлек өчен:
Мәк - 100 гр.
Эремчек - 400 гр.
Каймак - 100 гр.
Кукурузный крахмал - 3 аш кашыгы
Шикәр комы - 100 - 120 гр.
Йомырка - 3 шт.
Мәккә кайнар су салып 20 минутка калдырабыз. Мәк тулысынча су белән капланырга тиеш. 20 минут узгач суы калмасын өчен, ситкага (иләккә) салып саркытабыз.
Эретелгән ак майга шикәр комы, йомырка, он, разрыхлитель салып йомшак камыр басабыз һәм табага жәеп, суыткычка алып куябыз.
Эчлек өчен эремчек, шикәр комы, йомырка, каймак ,кукурузный крахмалны кушып болгатабыз. 1/3 өлешен аерып алабыз һәм шуңа мәкне салабыз.
Суыткычтан камырны алып эчлекне сала башлыйбыз.Иң беренче 3 аш кашыгы мәкле эчлекне, аннаң соң 2 аш кашыгы мәксез эчлекне һәм шулай дәвам итәбез 2 аш кашыгы итеп салып.Әгәр эчлегегез куерак булса жәеп жибәрегез табаны авыштырып яки кашык белән. Куелыгы инде эчлектәге каймакның майлылыгынан тора. 15% лы белән эшләсәгез яхшырак була.
Духовкага 170 градуска якынча 50-60 минутка куябыз. Һәр кеше үз духовкасының тәртибен белә инде.

 

Чыганак

Фото:https://www.instagram.com/p/CXUNlmpD7-0/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев