Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе

Октябрь – витаминнар ярдәмендә организмны кышка әзерләү өчен иң кулай вакыт.

Салкын тидермәс һәм суыкларга түземлерәк булу өчен сезонлы яшелчәләрне ашарга кирәк. Белгечләр көндәлек рационыбызда булырга тиешле сигез төп ризыкны атады.
Кабак. Октябрьнең чын патшабикәсе, тимер, бакыр, фторга байлыгы белән яшелчәләр арасында чемпион. Төсе куерак булган саен, аңарда А витамины һәм каротин күп. Аның туганнары патиссон белән ташкабак турында да онытмагыз. Алар нык иммун системасы өчен җавап бирә.

Чәчәк кәбестәсе. Әлеге диетик яшелчәдә С, А, В витаминнары бар, ә С витамины аңарда хәтта лимондагыдан да күбрәк. Ул әле тагын, лайлалы тышчалардагы яраларны төзәтү өчен җавап бирүче U витаминына да ия.

Бәрәңге. Мускуллар һәм күзәнәк метоболизмының дөрес эшчәнлеге өчен җавап бирә, фосфор, натрий, магний, цинк, тимер, хром һәм башка мик ро элементларга бай. Бу тамыразыкны кабыгын әрчемичә суда пешергәндә файдасы күпкә арта.
Шалкан. Аны юкка бәяләмиләр! Бу яшелчә цинкка, күкерт һәм йодка, органик кислоталарга бай. Шалкан ярдәмендә электән салкын тигәнне дәвалыйлар, аның согы камашлар канаганнан ярдәм итә.

Кукуруз. Витаминнар һәм аминокислоталарга бай кукуруз инсульт куркынычын киметә, диабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә, иммунитетны ныгыта, организмда метаболизмны яхшырта.

Брюква. Фолий кислотасына, бакыр, марганец, цинк һәм башка файдалы витаминнарга бай брюква салкын тию авыруларыннан дәвалаганда нәтиҗәле. Аны еш кына йөткергәндә кулланалар. Пешереп тә, шул килеш тә ашарга ярый.

Чөгендер. Аңарда кеше өчен файдалы булган мөһим микроэлементлар бар. Клетчатка, С һәм В витаминнары, антиоксидантлар күп. Чөгендерне шулай ук, пешкән килеш тә, болай да ашыйлар.

Торма. Бу тамыразыкны сидек юлларында ташлар булганда кулланырга киңәш итәләр. Ул ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, ә суты көчле антисептик булып тора.

Яшел үзән

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев