Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чибәр кызлардан киңәшләр: яз өчен косметик чаралар

Кояш җитмәү, биналарда һава коры булу, тиешенчә йоклау, урамда саф һавада йөрүләр җитәрлек булмавы нәтиҗәсендә бит тиресе дә зыян күрә.

Тукландыру, витаминнар җитәрлек булмау аркасында корылык, ялкынсыну барлыкка килә. Язын, һичшиксез, түбәндәге чараларны кулланырга кирәк.

Дымландыру

Крем составында алоэ экстракты, какао, чикләвек мае булырга тиеш.  Әстерхан чикләвеге мае кергән кремнар тирене яхшы тукландыра. Май яки кремны бераз дымлы тәнгә сөртергә, аннары аны сөлге белән корытып алырга кирәк.

Тукландыру

Составына липид-активатор комплексы кергән көндезге кремнар  тирене һава торышының тискәре йогынтысыннан саклый, аны йомшарта, тукландыра.

Витаминнар

А, С, Е витаминнары булган кремнар бит төсен яхшырта, арыганлык эзләре белән көрәшә. Язын мультивитаминлы, антистресс кремнар куллану яхшы.

Витаминнардан тыш этикеткаларында гиалурон кислотасы, хитозан, аминокислоталар, суүсемнәр экстракты, селен, эластин, глицерин  язылганнарны эзләгез.

Җыерчыктан

Җыерчыклар үсешен “anti-rides” яки “anti-age” дигән  файдалы компонентлар киметеп торырга мөмкин.

Кояштан

Пигментлы таплар килеп чыкмасын өчен, иртә яздан никотин һәм аскорбин кислоталары кабул итәргә мөмкин. Алар ультрафиолетка тиренең сизгерлеген киметәләр. Шулай ук кояш нурларына каршы кремнар кулланыгыз.

Муен тиресе өчен

Крем составына Е витамины, бал, женьшень, чикләвек экстрактлары керүе әйбәт.

Кремнар  куллануның  “алтын кагыйдәсе” – әгәр урамда температура +7 С түбәнрәк икән, дымландыргыч кремны кич белән кулланыгыз, ә иртән – тукландыргыч крем. Әгәр температура +7 C югарырак булса кичен тукландыргыч (питательный) крем, иртән-дымландыргыч (увлажняющий) кулланырга кирәк булыр.

Маскалар

Купшакланудан

Әрчелгән ярты грейпфрутны блендерда изеп шуңа 20 г.  зәйтүн маен кушып болгатырга. 15 минутка биткә сөртеп торырга.

Агарту өчен

Крахмал белән изелгән лимонны тигез микъдарда катнаштырырга.  10 минутка йөзгә сыларга. Юынырга, тукландыргыч крем сөртергә.

Бәрәңге

Бәрәңге  күз төбе шешенеп торудан котылырга ярдәм итә. Күзне ябып кабаклар өстенә бәрәңгедән киселгән түгәрәкләр куярга. 15-20 минут тотарга. Бәрәңге пешкән су белән юыну да файдалы.

Икмәк

Икмәктән ясалган битлек йомшарту үзлегенә ия. Арыш ипие кисәген 30 мл. кефирга 10 минутка җебетергә салып куярга.  Күпертелгән йомырка агы өстәргә.  Әйбәтләп болгатырга һәм  биткә ягып куярга.  Ярты сәгатьтән дымлы тампон белән сөртеп алырга.

Кәбестә

Берничә минутка биткә тозлаган кәбестә сылап торсаң, бит тиресе чистарып, алсуланып китәчәк.

Гоммаж

Каймак белән кефирны (бер үк күләмдә) кушарга, тигез катлам итеп йөзгә салырга. Кипкәнче тотарга. Гоммажны массаж хәрәкәтләре ясап юарга.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев