Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чәй токмачы

Бала чактан яраткан чәй ашы, гади һәм бик тиз пешерелә

Бу тәмлүшкәнең берничә атамасы бар. Кайсыдыр якларда чәй токмачы, кайсыдыр якларда кош теле диләр.
Ә сездә ничек атыйлар?
Кирәк була:
- йомырка - 3 шт;
- шикәр  - 2 аш кашыгы;
- он;
- ат мае.
Йомырка белән шикәр комын әйбәтләп болгатканнан соң, иләп әз-әзләп он салабыз. Кунага салып басарлык булгач, кулны гына онлап йомшак итеп басабыз. Биш минут тирәсе "ял" иттерәбез. Шушы камырны өчкә бүлеп юка итеп берсен җәябез.
Ябышмасын өчен дә, онны чамалап сибәргә кирәк.
Һәм әйбәтләп кызган ат маенда пешерәбез.
Май яхшылап кызган булса, сеңми ул, җитмәсә камыры да юка, салуга кызара башлый.
Тәмле булсын.

Чыганак

Фото:https://www.instagram.com/p/CS00If0Deov/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев