Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чебиләрем сап-сары

Чебешләрне катнашазык кулланмый үстереп буламы? Була икән шул! Тәҗрибәле белгеч моның серләрен ачкан.

Ихаталарның чи-чи чебеш тавышына күмелер чагы да җитә. Хәзер инде чебиләрнең инкубатордан чыкканнарын сатып алырга гадәтләндек. Аларны ничек ашатырга? Катнашазык кулланмый гына үстереп буламы? Бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булган Рәис Шәкүров белгәннәре белән уртаклашкан.

- Бозау белән сарык бәтиләрен аналары имезеп үстерә, ә чебешләрне канат чыкканчы сиңа ашатып үстерәсе. Чыккан көннәреннән үк аларга 42 градус җылылык кирәк. Беренче ун көндә тәүлек буе лампочка янып тора. Бер атна йомырка пешереп, аны вак итеп турап ашатам. Ризыкны фанера тактадан эшләнгән махсус савытка куям. Нәкъ менә фанерадан ясалган булырга тиеш. Чеби томшыклары белән аны чукып тавыш чыгара да, шул тавышка башкалары да килә. Шул рәвешле ашау инстинкты барлыкка килә.

Алларындагы ризык ике сәгатьтән дә артык торырга тиеш түгел, югыйсә, әчи башлый. Баштагы алты көндә сыек кына марганцовка суы эчерәм. Су кайнатылган булсын. Алты көн йомырка ашаткач, җиденче көнгә тары ярмасы бирә башлыйм. Ун көннән яшел үлән турап бирәм. Бигрәк тә тузганак ашатырга кирәк. Аңарда сөт бар, файдалы да. Ком белән вак таш та куярга онытмагыз.

Ундүртенче көнгә йомырка кабыгын ваклап изеп бирәм. Өч атналык булгач, суалчан казып алып ашатам. Соңрак калдык-постык ит, терлек маен, эремчек бирәм, – ди ул.

Рәис абый катнашазыкны бөтенләй кулланмый икән. Өч-дүрт атнада борчак, арпа, солы, кукурузны изеп бирә. Баштагы биш көндә - коры килеш, аннары пешереп ашата. Кычыткан суын да эчерә икән әле.

Чыганак 

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев