Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чәйне кайчан эчәргә кирәк?

Ашаганчымы, ашаганнан соңмы?

Күпләр “Ашаганнан соң шунда ук ярамый!” дигән фикердә. Имеш, ул ашказаны сутын бүлеп чыгарта һәм азык эшкәртергә комачаулый. Белгечләр ни киңәш итә соң?
Белгечләр чәйне рәхәтләнеп эчәргә киңәш итә. Ашар алдыннан да, ашаганнан соң да ярый. Аеруча яшел чәй файдалы. Сәламәтлек өчен көненә ике литрга якын сыеклык эчәргә кирәк. Ашаганда да чәйдән тыелсак, аны кайчан эчәбез соң? Бары тик бик каты кара чәйне һәм каһвәне чама белән кулланырга кирәк. Каты кара чәй канга тимер үзләштерүне киметергә мөмкин.
Белгечләр катгый кисәтә – ашауны чәй белән генә алыштырырга ярамый. Мондый “диета” ашказаны авыруларына, панкреатитка китерә.
  

 

Кызыл таң

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев