Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бройлер үстерергәме, әллә йомырка тавыгымы?

Авылда тавык асрау бераз мәшәкатьлерәк булса да, ул шәхси хуҗалыкны ит һәм ел әйләнәсенә йомырка белән тәэмин итүе белән салынган чыгымнарны тулысынча аклый.

Әмма, бу кош-кортны дөрес асрый һәм тәрбияли белү дә мөһим. Гәзит укучыларның күпсанлы сорауларын исәпкә алып, түбәндә авыл хуҗалыгы белгечләре һәм тавык асраучыларның киңәш-тәкъдимнәрен бәян итәбез. Тупланмада тавыкны сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә, чебеш тәрбияләү үзенчәлекләре, кош-кортка азык әзерләү юллары һәм тавык асрауны табышлы итү өчен эшне ничек оештырырга кирәк — шушы сорауларга җавап табарсыз.

Берничә төркемгә бүленәләр:
* Бары тик йомырка салучы;
* Ит-йомырка токымлылар;
* 2-3 ай дәвамында ит өчен үстерелгән бройлер кросслар.
Асрау шартлары
Тавыкларга уңайлы шартлар тудыруның авырлыгы юк. Беренче чиратта, кышкы салкыннарда аларга җылы булырдай кетәклек кирәк. Тавыкларга “көтүлек” өчен зур булмаган мәйданчык, явым-төшемнән һәм эссе кояштан яшеренү өчен гади генә бөркәү эшләнә. Иң мөһиме: тавыкларның яңгыр-судан шәбәрүенә һәм алар асралган бинаның артык юеш булуына юл куймагыз. Бу таләпләр үтәлмәсә, тавыклар төрле чирләргә тизрәк бирешәчәк. Кетәклек эшләгәндә, кош-кортны төрле ерткыч кошлар, этләр һәм башка җәнлекләр һөҗүменнән саклау чаралары куллану кирәклегенә игътибар итегез.
Нәрсә ашатырга?
Тавыклар — бөтен нәрсәне ашаучы кош-корт. Яшелчә, ашлык, төрле үлән, бөҗәк һәм аш-су калдыклары белән дә тукланалар. Яз һәм җәй айларында, билгеле, яшел рационны алар үзләре табачак.
Әгәр тавыклар ихатасында төрле үсемлеккә урын калмаган икән, бу хәлдән чыгуның ике юлы бар. Чапкыч аша үләнне җыеп, вакланган массаны тавыкларга бирергә була. Икенчесе — бакчада үскән чүп үләннәрен утап бирсәгез тавыклар аны яратып ашар.
Игътибар! Салкын айларда аларны ашату тәртибе башкачарак. Кош-кортны ашлык белән генә туендыру җитми, азыкка төрле катнашма һәм витаминнар да өстәргә кирәк.
Гаилә кеременә карап, кышкы айларда тавыкларны ашатуның берничә алымы бар.
Кибеттән сатып алынган ярма. 2-3 пакет сатып алып, әйтик, бодай белән катнаштырып бирергә була. Тик шуны онытмагыз: болай ашату тәртибе озак сакланганда, тавыклар алдына салынган азыктагы ашлыктан баш тартып, “кибет ризыгын” гына ашаячак һәм шуны гына көтеп торачак.
Әзер катнашазык сатып алсагыз, витамин куллану мәсьәләсе борчымас, чөнки, катнашмада тавыкка кирәкле элементларның барысы да бар.
Әгәр үзегездә кайчандыр сатып алынган һәм куллану вакыты үткән ярма һәм макарон эшләнмәләре булса — болары да кош-корт өчен яхшы азык дигән сүз. Кичтән аны зур савыттагы суга салып йомшарырга куялар һәм иртә белән тавыкларга бирәләр. Хуҗабикәләрнең әлеге азыкны төрле калдык яшелчә һәм ризыклар кушып баетканнары да бар. Болай эшләү катнашмада витаминнарны арттырачак.
Игътибар! Кош-корт улагы янәшәсендә ком яисә вакташ тутырылган савыт кую мотлак. Алар тавыкка бүксәләрен тазарту өчен кирәк. Ком-таш тавыкка азыкны үзләштерергә һәм бүксәнең кабармавына булышлык итәчәк. Әгәр бүксә бүртә икән, кош-кортны бернинди чара белән дә саклап калып булмаячак. Алларыннан җитәрлек күләмдә су да өзелмәсен. Чөнки алар, нигездә, коры азык ашый һәм су аларга даими рәвештә кирәк.
Кайсы керемлерәк?
Бройлер үстергәндә, аның ит өчен асралганын онытмагыз һәм аларны ашатуда, тәрбияләүдә игътибарлырак булырга тырышыгыз.
Бройлер чебешләр, гадәттә, өч айда 3-4 килограмм авырлыкка җитә. 10нчы көннән башлап чебешнең рационын һәм авырлыгын күзәтә башлагыз.
Ике ай эчендә тавыкның авырлыгы 2-2,5 килограммга җитәргә тиеш. Контроль үлчәүдә әлеге стандартка җитмәү ачыкланса, туклану калориясен арттырырга кирәк. Бройлер тавыгын өч айдан да артык үстермәгез. Сугымга озатмасагыз, бу вакыттан соң ул күбрәк ашый башлаячак һәм ите тәмсезләнәчәк.
Йомырка тавыгының да үзен­чәлекләре бар. Әлбәттә, аның да файдасы зур. Сәламәт булганнары көн саен берәр йомырка салырга сәләтле. 30-40 тавык асралганда көн саен аның бер өлешен сатарга да мөмкинлек булачак.
Шунысы бар: йомырка тавыгын һәм аларга азыкны дөрес сайларга кирәк.
Игътибар! Тавыкның йомырка салуы аларны үстерү шартларына һәм күпме күләмдә витаминнар белән туклануына бәйле.
Йомырка тавыкларын коры җылы бинада асрарга, махсус катнашазык яки витаминнар өстәлгән ярма ашатырга киңәш ителә. Билгеле, мөмкинлек булганда, җәен кош-кортны үләнле җиргә җибәрергә кирәк, чөнки, табигый үлән витаминнан өстенрәк. Кайбер хуҗабикәләр салкыннар җитү белән тавыкларының йомырка салуын киметүенә зарлана. Онытмагыз: тавыкның йомырка салуы бинаның җылы булуына, көн озынлыгына һәм рационга бәйле.
Күпме үсә?
Ит өчен асралган чебешләрне үстерү вакыты ике фазадан тора:
Яңа туган чебешнең беренче өч аенда аның сөяк-буыннары үсә, ныгый, әмма скелетны бу вакытта һаман да кимерчәкләр тәшкил итә. Шуның өчен дә беренче өч айда чебешне дөрес диета белән ашату мөһим. Сәламәт үсеш алсын өчен аларга төрле витамин һәм минераллар кирәк.
Махсус катнашазыктан тыш, әлеге чорда чебешләр рационында каты итеп пешереп вакланган йомырка, тары, карабодай һәм дөге боткасы булырга тиеш.
Өч айдан ярты елга кадәр үсеш чорында чебешләрнең кимерчәге сөяккә әверелә. Бу вакытта яшь үрчемгә сулы, йомшак “бутау” бирелә һәм рационга коры яисә парда пешкән ашлык кушыла. Аларның мамык йоннары каурыйлангач, тазартылмаган ашлык бөртеге бирергә дә ярый.
Йорт, ягъни шәхси ихата шартларында бройлерларны өч ай чамасы тәрбияләгәннән соң, сугымга озатырга була.
Ничек сайларга?
Ит тавыгын сатып алуның ике юлы бар: базарда фермерлардан яисә шәхси ихата хуҗаларыннан һәм кошчылык фабрикаларының махсуслашкан кибетләреннән. Кош-корт асраучыларның фикере шундый: базарда яисә шәхси хуҗалыкларда сатылганын алу ышанычлырак. Ни өчен?
* Тавыклар иркендә асралган;
* Йорт тавыклары ныклы иммунитеты белән өстен;
* Алар яшел үлән һәм экологик чиста азык белән үстерелгән.
Игътибар! Тавыкны кошчылык фабрикасыннан сатып алганда шуны истән чыгармагыз: биредә кош-корт, нигездә, махсус азык һәм синтетик өстәмәләр белән туклана һәм ябык читлекләрдә асрала. Еш кына мондый шартларда асралган үрчемнең иммунитеты түбәнрәк була.
Яхшы йомырка тавыгы нинди билгеләргә ия?
* Тавык артык ябык та, симез дә булмаска тиеш;
* Каурый йоннарының зәгыйфьләнмәгән булуы шарт;
* Йонының шома, ялтырап торуына игътибар итегез;
* Койрык асты таза булу мөһим;
* Йон астындагы тиренең аксыл-алсу төстә булуы тавыкның сәламәт булуын күрсәтә. Тиренең сары төстә булуы — кош-кортның бавыры авыру булу билгесе;
* Яхшы тавыкның кикриге һәм алкалары кызыл була. Зәңгәр икән — игътибарлырак булыгыз;
* Күкрәге һәм бүсере киң булу — сәламәтлек билгесе. Күкрәге һәм тышкы яктан бүсерләре “чокырлы” булу аның авыру булуын күрсәтә;
* Таза тавыкның аяклары көчле һәм киң була.
Табышлы булырмы?
Моның өчен иң башта берничә таләпне үтәргә кирәк:
* Чебешләрне һәм тавыкларны иркендә асрарга тырышыгыз;
* Бинада яхшы вентиляция системасы җиһазлау мөһим. Дымлы һава һәм юеш ятак кош-корт өчен бердәй зыянлы;
* Температура режимын ел фасылына карап дөрес тоту мөһим;
* Азыкны коры һәм җилләтелгән бинада тотарга кирәк;
* Рационның балансланган булуын контрольдә тотыгыз. Тавыкларга теләсә нәрсә ашатырга ярамый. Бу кагыйдәне истән чыгарсагыз, алар йомырка салуны киметәчәк. Зур тавыкка көненә 120 грамм чамасы азык кирәк;
* Прививкаларны вакытында эшләтегез;
* Йомырка тавыгын ике елдан артык асрарга киңәш ителми. Яшьләре белән алыштырып торыгыз.
Йомырка тавыгын асрау файдалыракмы, әллә бройлернымы?
Кош-корт асраучы һәркем бу сорауга җавапны үзе табарга тиеш. Күренүенчә, аларны асрауда артык кыенлык юк. Ә менә аларның рационында һәм тәрбияләү шартларында үзенчәлекләр бар. Ит тавыгының продуктлылыгы, белгечләр фикеренчә, шәхси ихата хуҗалары тәҗрибәсенә караганда да югары. Шуңа күрә, кешеләр аны соңгы елларда үз ихтыяҗлары өчен генә түгел, сату максаты белән дә күпләп үстерә башлады. Һәрхәлдә, сатып алучылар аның кибеттәгесенә түгел, ә авылда үстерелгәненә өстенлек бирә. Бройлерга да, йомыркага да сатуда сорау зур. Бизнес өчен аларның кайсы отышлырак булуы да сәүдә базарына, сата алу мөмкинлегенә бәйле.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев