Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бәрхет гөле – дару үләне

Аларны ашказаны асты бизе, шикәр диабеты авыруларын кисәтү, кан тамырларын һәм нерв системасын ныгыту өчен кулланалар. Сез дә бу чәчәкне кулланып, сихәтен тоеп карагыз. Әмма, беренче табиб белән киңәшләшегез.

1нче ысул. Бәрхет гөленең (бархатцы) чәчәген орлыклары белән бергә ваклагыз һәм 1 стакан кайнар суда чәй кебек пешерегез. Көнгә 3-4 тапкыр ¼әр стакан эчегез. Панкреатит өянәге вакытында һәр 1-2 сәгать саен 1әр аш кашыгы кабул итегез.

2нче ысул. Витилиго (тиренең кайбер урыннары агару яки каралу), нейродермит, псориаз, күз күрүе начарланганда һәм чәч коелганда: 8 чәчәк өстенә 4 стакан кайнар су коярга һәм 5-7 минутка акрын утка куярга. Суын аерып алырга. Чәчәкләргә кабат ½ стакан яңа кайнап чыккан су салырга һәм 5-7 минут кайнатырга. Сөзеп, алдан алган су белән катнаштырырга. Ай дәвамында көненә 3 тапкыр 1/3әр стакан кабул итәргә. Бер ай ял иткәннән соң, тагын кабатларга ярый.

3нче ысул. Бу рецепт кызып китүчән, күңеле тыныч булмаган һәм йоклый алмаганнар өчен. Бәрхет гөленең яңа өзгән яфраклары белән чәчәкләрен вакларга һәм 1 чәй кашыгы шул чималны 1 стакан кайнар суга салырга. 30 минут төнәткәннән соң, сөзәргә. Ашар алдыннан 20-30 минут кала, көненә 4 тапкыр ¼ стакан кабул итәргә. Соңгы өлешен йокларга ятар алдыннан эчәргә.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев