Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Белсәң зыяны булмас

Файдалы киңәшләр

Мамык шәл йомшак, җылы, файдалы да. Кәҗә мамыгы аллергия чыгармый. Андагы ланолин ялкынсынуга каршы тору, аллергияне дәвалау үзлегенә ия. Кәҗә мамыгы дымны сеңдерә, аны парга әйләндереп, үзе юешләнми коры кала. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәл коры җылы бирә, ревматизмны дәвалый, баш авыртканда булыша. Салкын тидергәндә, бөерләр авыртканда, мамык шәл белән төренергә мөмкин. Сыйфатын тикшерү өчен уртасындагы мамыгыннан тотып, шәлне күтәреп карарга кирәк. Мамык өзелмәскә тиеш. Ак Оренбур шәле балдак эченнән җиңел чыга. Калын шәлләрне болай тикшереп булмый. Сыйфатлы шәлнең мамыгы озын түгел, алдан кабартылган, таралган шәл алмагыз. Ул кия-кия кабарырга тиеш. Мамык шәлне җылы (40 °Слы) суда шампунь белән юып, бәлзәм белән чайкарга киңәш итәләр.

***

Чирек стакан чәй содасына кечкенә кап лимон кислотасы, 1 чәй кашыгы савыт-саба юа торган чара кушарга һәм, паста барлыкка килерлек итеп, су өстәргә. Катнашманы духовка пыяласына сөртеп, 30 минут тотарга һәм губка белән ышкып юарга була.

*** 

 Гөл төбенә уксус манылган диск куйсагыз, песи аңа тимәс. Ул уксус исен яратмый.

 ***                                                                                                                                                           Ашауга савыт-сабаны юып куярга кирәген һәр кыз балага кече яшьтән өйрәтәләр. Эш ничек кенә тыгыз булса да, пычрак савыт-саба тотмагыз. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, табыннан торуга юганда, эше җиңелрәк. Аларны тиз арада чайкап куярга була. Икенчедән, юылмаган савыт-саба бөҗәкләрне җәлеп итә. Аеруча җәен шулай. Өченчедән, пычрак савыт-саба аша өйдән уңай энергетика, байлык һәм бәрәкәт кача, дигән ышану да бар. Моңа ышаныргамы юкмы, әмма борынгыдан килгән ышануларның һәркайсының үз нигезе бар. Тагын бер ышану: савыт-саба юуны чит кешегә ышанып тапшырмыйлар. Кунаклар булышырга тели икән, үпкәләмәслек итеп ярдәмнән баш тартырга кирәк. Савыт-саба хуҗабикәнең энергетикасын туплый, моны бозарга ярамый

***

Моны бик сак эшләргә кирәк. Чәчәк ата торган гөлләр боргалауга аеруча сизгер, алар бөреләрен коя башлый. Шуңа сәгать теле уңаена, атна саен чама белән 10 градуска гына боралар. Азалия, гардения, декабристка чәчәк атканда бөтенләй тимәскә кирәк. Алар чәчәкләрен генә түгел, яфракларын да коя башлый.

  *** 

 Полиэтилен пакетка бүленгән онны алмагыз. Анда ул суламый, тиз бозыла. Он кәгазь яки һава керә торган капчыкта булырга тиеш. Онның сыйфатын кабып карап тикшерергә була. Бодай оны аз гына баллырак, әгәр анда әче тәм бар икән, ул озак яткан. Онны чеметеп алып, ике бармак белән ышкып карарга кирәк. Сыйфатлысы шыгырдамый. Шыгырдаган тавыш ишетсәгез яки ул бармакка ябышса, анда дым куп.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев