Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Баш ни өчен авырта һәм аннан ничек котылырга?

Невролог Зифа Хаятованың киңәшләре

Дару эчмичә генә баш авыртуга түзеп торырга кирәкме?

Бу баш авыртуның нинди төрдә булуына бәйле. Иң киң таралганы – киеренкелектән авырту. Бу рәвешле авыртуны башка кысып торган кыршау яки каска кидереп куйган кебек дип сурәтлиләр. Ул авырту көчле булмый. Эшләргә, тулы канлы яшәргә комачауламаса, түзәргә дә була. Әгәр дә инде ул баш өянәге (мигрень) икән, бу приступны шунда ук дару эчеп басарга кирәк. Ни өчен дигәндә, берничә сәгатьтән дару аны җиңә алмаска һәм өянәк инсульт яки мигрень статусы белән катлауланырга мөмкин. Мигрень статусы ул – өч көннән артык баш авыртып тору.

Башы бик еш авырткан кешегә нәрсә эшләргә

Неврологка мөрәҗәгать итәргә. Ул диагноз куя һәм дәвалау билгели. Югыйсә баш еш авыртып торып, ул хроник авыруга әйләнергә мөмкин, ә аны дәвалау күпкә авыррак.   

Баш авыртудан өйдәге чаралар ярдәмендә генә котылып буламы?

Ял итү, йоклап алу, урамда йөреп керү, контраст душ, массаж, аутотренинг кайбер очракларда чынлап та булышырга мөмкин. Әмма аларның нәтиҗәлелеге 30 процент кына дияргә була. Шуңа да дару эчүдән баш тартырга кирәкми.

Баш авыртканда билгеле бер продуктларның ярдәме тияме, бәлки киресенчә кайберләрен ашаудан тыелып торыргадыр?

Ризык ул ризык кына. Авыртуны берничек тә баса алмый. Ә баш авыртамы-юкмы, кеше сәламәт тукланырга тиеш. Җиләк-җимеш, яшелчә, ярдырылмаган бөртеклеләр, кузаклылар ашагыз, җитәрлек күләмдә сыеклык эчегез. Кыздырган, эшкәртелгән, баллы һәм тозлы ризыклар, алкоголь куллануны чикләгез. Майлы диңгез балыгын атнасына ике тапкыр гына булса да ашарга тырышыгыз. Кайбер продуктлар, әйтик, шоколад, цитруслылар, каһвә, алкоголь, чикләвекләр, сыр, газлы су, баллы һәм тозлы ризыклар чынлап та баш авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Ач тору сәбәпле дә баш авырта ала.

Мигрень өянәген нәрсә барлыкка китерүен белеп тору өчен, махсус көндәлек алып барырга киңәш итәм. Шулай ук ял һәм эш, туклану режимын, физик активлыкны саклагыз, ашавыгызны төрлеләндерегез. Йокыгыз туйганчы йоклагыз, бер үк вакытта йокларга ятыгыз һәм торыгыз. Белемле табиб исә профилактик терапия билгеләргә ярдәм итә ала. Шуны да әйтергә кирәк: ноотроплар (үзәк нерв системасының кан әйләнешенә тәэсир итә торган дарулар) һәм “кан тамырларын чистартучы” тамызгычларның (капельница) баш өянәген булдырмый калуда бернинди катнашы да юк. Бу вакытны һәм акчаны бушка әрәм итү генә. Пациентлар арасында дөрес булмаган диагноз белән еллар буе шул ноотроплар эчеп дәваланып, ахыр чиктә хроник авыруларга дучар булучылар да бар.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Невролог Зифа Хаятованың киңәшләре сезнең өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.   
– Зифа Гумеровна, дару эчмичә генә баш авыртуга түзеп торырга кирәкме?
– Бу баш авыртуның нинди төрдә булуына бәйле. Иң киң таралганы – киеренкелектән авырту. Бу рәвешле авыртуны башка кысып торган кыршау яки каска кидереп куйган кебек дип сурәтлиләр. Ул авырту көчле булмый. Эшләргә, тулы канлы яшәргә комачауламаса, түзәргә дә була. Әгәр дә инде ул баш өянәге (мигрень) икән, бу приступны шунда ук дару эчеп басарга кирәк. Ни өчен дигәндә, берничә сәгатьтән дару аны җиңә алмаска һәм өянәк инсульт яки мигрень статусы белән катлауланырга мөмкин. Мигрень статусы ул – өч көннән артык баш авыртып тору.

– Башы бик еш авырткан кешегә нәрсә киңәш итәсез?
– Неврологка мөрәҗәгать итәргә. Ул диагноз куя һәм дәвалау билгели. Югыйсә баш еш авыртып торып, ул хроник авыруга әйләнергә мөмкин, ә аны дәвалау күпкә авыррак.    

– Баш авыртудан өйдәге чаралар ярдәмендә генә котылып буламы?
– Ял итү, йоклап алу, урамда йөреп керү, контраст душ, массаж, аутотренинг кайбер очракларда чынлап та булышырга мөмкин. Әмма аларның нәтиҗәлелеге 30 процент кына дияргә була. Шуңа да дару эчүдән баш тартырга кирәкми.

– Баш авыртканда билгеле бер продуктларның ярдәме тияме, бәлки киресенчә кайберләрен ашаудан тыелып торыргадыр?
– Ризык ул ризык кына. Авыртуны берничек тә баса алмый. Ә баш авыртамы-юкмы, кеше сәламәт тукланырга тиеш. Җиләк-җимеш, яшелчә, ярдырылмаган бөртеклеләр, кузаклылар ашагыз, җитәрлек күләмдә сыеклык эчегез. Кыздырган, эшкәртелгән, баллы һәм тозлы ризыклар, алкоголь куллануны чикләгез. Майлы диңгез балыгын атнасына ике тапкыр гына булса да ашарга тырышыгыз. Кайбер продуктлар, әйтик, шоколад, цитруслылар, каһвә, алкоголь, чикләвекләр, сыр, газлы су, баллы һәм тозлы ризыклар чынлап та баш авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Ач тору сәбәпле дә баш авырта ала.

Мигрень өянәген нәрсә барлыкка китерүен белеп тору өчен, махсус көндәлек алып барырга киңәш итәм. Шулай ук ял һәм эш, туклану режимын, физик активлыкны саклагыз, ашавыгызны төрлеләндерегез. Йокыгыз туйганчы йоклагыз, бер үк вакытта йокларга ятыгыз һәм торыгыз. Белемле табиб исә профилактик терапия билгеләргә ярдәм итә ала. Шуны да әйтергә кирәк: ноотроплар (үзәк нерв системасының кан әйләнешенә тәэсир итә торган дарулар) һәм “кан тамырларын чистартучы” тамызгычларның (капельница) баш өянәген булдырмый калуда бернинди катнашы да юк. Бу вакытны һәм акчаны бушка әрәм итү генә. Пациентлар арасында дөрес булмаган диагноз белән еллар буе шул ноотроплар эчеп дәваланып, ахыр чиктә хроник авыруларга дучар булучылар да бар.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/bash-ni-chen-avyrta-m-annan-nichek-kotylyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев