Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Балык мантые

Балыктан тәмле мантый пешереп карагыз.

Кирәк булачак: 400-450 грамм он, 1 данә күкәй, 200 грамм су, 400-450 грамм ак балык ите (филе), 3 данә суган, 60-70 грамм сыер мае, 50-100 грамм балык шулпасы яки су һәм тәменчә тоз.

Онга күкәй, 0,5 чәй калагы тоз һәм су өстәп камыр басыгыз. Әзер камырны пакетка салыгыз, эчлек әзерләгән арада, камыр бүлмә температурасында «ял итсен».

Балыкны иттарткыч аша уздырыгыз яисә пычак белән вак итеп турагыз. Суганны сыер маенда саргайганчы кыздырыгыз һәм суытыгыз. Суган белән балыкны бергә кушып, тоз һәм тәмләткечләр салып, әйбәтләп болгатыгыз. Бераз балык шулпасы яки су өстәсәгез, тагын да тәмлерәк булыр.

Камырны җәеп, зур булмаган шакмаклы кисәкләргә бүлегез. Һәрберсенең уртасынаәзер эчлек салыгыз һәм мантый ясагыз. Мантоваркада мантыйларны якынча 40-45 минут пешерергә кирәк. Мантыйлар ябышмасын өчен, савытны бераз майлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев