Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Баллы, алмалы, чикләвекле Спас

Август аенда коткаручы Иисус Христос хөрмәтенә өч бәйрәм билгеләп үтелә - Беренче Спас, Икенче Спас, Өченче Спас.

14 август - Бал Спасы. Бал Спасы Успение уразасының беренче көне булып та тора. Бу көнне тере итүче Ару Кач беленгән. Бал Спасы умартачылар бәйрәме дә булып тора. Беренче Спаска умарта кортлары бал җыюдан, бал ясаудан туктый. Умартачылар бал аерта башлап, чиркәүләрдә аны аруландырганнар. Электән үк килгән ышанулар буенча, беренче Спастан соң гына бал ашарга яраган. Беренче Спаста баллы печенье, баллы прәнник пешергәннәр, яшелчәләрдән, бал кушып, салат ясаганнар, кунакларны җиләкле ашлар белән сыйлаганнар.

Бал квасы

Куллану өчен:

5 л суга 0,5 кг бал, 1 лимон, 5 бөтнек ботагы, 1,5 чәй калагы кипкән чүпрә.

Әзерләү:

Суны, бөтнек һәм кискәләнгән лимон салып, утка куеп 5-10 минут кайтанасы. Сыеклыкны 60 °С ка хәтле суытып, бөтнек белән лимонын алып ташлыйсы. Бал салып, яхшылап болгатасы. Кушылма 30 °С ка хәтле суынгач, 5-10 минут җылымса суда торган чүпрәне салып болгатып, 12 сәгать җылы җирдә тотасы. 12 сәгатьтән соң квасны бутылкаларга бушатып, капкачын яхшылап ябып тагын 5 сәгатькә җылы урынга куяга кирәк. Аннан соң, суыткычка куеп эчәргә.

19 август - Алма Спасы. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн бу. Икенче төрле бәйрәмне Икенче Спас, Урта Спас дип тә атыйлар. Элек шушы көнгә кадәр алманың өлгереп җиткәнен көткәннәр, ашамаганнар. Ашасаң - очтомакка эләкмисең, дип санаганнар. Көне җиткәч кенә алмаларны, башка яңа уңыш җимешләрен өзәргә һәм алардан пешерелгән ризыкларны ашарга яраган. Халык сынамышлары буенча, Алма Спасы җиткәч табигатьтә үзгәрешләр башлана, җәй көзгә авыша. Спаста көн коры булса, көз дә шундый була. Яңгыр яуса - явымлы. Спастан соң төннәрен дә сизелерлек салкынайта башлый. Бу көнне туганнарны, балаларны, бигрәк тә ятимнәрне алма белән сыйлаганнар. Ышану буенча, бу көнне алмалар тылсымлы үзлеккә ия булалар икән. Алманы беренче авыз иткәндә теләк әйтә торган булганнар.

Алмалы яшелчә салаты

Куллану өчен:

3 алма, 2 помидор, 2 кыяр, 1 кишер, 1 сельдерей тамыры, 1/2 стакан чия, 1/3 стакан чия согы, 2 аш кашыгы шикәр комы.

Әзерләү:

Алмаларны, помидор һәм кыярны кечкенә кисәкләргә вакларга. Кишер белән сельдерей тамырын озынча юка итеп турарга. Чиянең төшен алырга. Туралган яшелчәләрне барысын бергә кушып, алдан чия согында эретелгән шикәр комы катнашмасы белән болгатырга.

29 август - Чикләвек Спасы. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсе Константинополь каласына күчерелгән көн. Шулай ук халык телендә аны Икмәк Спасы, Чикләвек Спасы дип тә йөртәләр. Чөнки шушы көннәрдә чикләвек җитешә. Өченче Спаска карлыгачлар һәм торналар җылы якларга китә башлый. Халык сынамышлары буенча, әгәр дә торналар өченче Спаска очып китсәләр - Покрау салкын булыр. Чикләвек уңса - киләсе елга икмәк уңышы яхшы булыр, дигәннәр. Шулай ук, бу көнне яңа уңыш оныннан пироглар пешергәннәр.

Эремчектән чикләвекле пудинг

Куллану өчен:

500г эремчек, 1 стакан сухари, 1 стакан шикәр комы, 5 йомырка, 150 г йөзем, 250г әчтерхан чикләвеге, 100 г ак май, 300 каймак яки варенье.

Әзерләү:

Эремчекне угычта ваклап, кәчтрүлгә саласы. Шуңа шикәр комы һәм ак май белән буталган йомырка сарысын кушып, яхшылап болгатырга. Катнашманы сухари, тоз, ваниль, вак итеп туралган чикләвек, йөзем салып яңадан болгатырга. Барлыкка килгән массага, өстән-аска болгата-болгата, йомырка агының күбеген кушарга. Формалы савытларны майлап, шикәр комы сибеп, 3/4 биеклектә эремчек кушылмасын салырга. Формаларны ябып, суы кайнап торган кәчтрүлгә, форманың зурлыгына карап, 30-90 минутка куярга. Суытып ашарга.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев