Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Баллы әйбер ашаудан ничек тыелырга?

Шикәрдән тыелу өчен күп итеп су эчәргә һәм ач тормаска кирәк.

Диетолог Пуджа Мальхотра баллы әйбер ашыйсы килгән организмны «алдау» ысулын әйткән. 

Белгеч сүзләренчә, шикәрдән тыелырга кирәк булганда иң мөһиме — күп итеп су эчү һәм ач тормау. Организмда сыеклык җитмәсә һәм ул ач булса, шикәр кергән ризыклар ашыйсы килү теләге туа. 

Ябыгырга җыенучы кешенең рационында клетчатка һәм аксым күп булырга тиеш. Бу туклыклы матдәләр организмда туенганлык хисен барлыкка китерә. Рафинадланган углеводлар һәм табигый булмаган баллаткычлар ашый күрмәгез, ди табиб.

Мальхотра сүзләренчә, баллы әйберне бик тә ашыйсы килсә, шоколад яки конфетларны җиләк-җимешкә, киптерелгән җимешләргә алмаштырырга кирәк. Мәсәлән, күрәгә, йөзем яки финик ашагыз. Әгәр баллыдан баш тарта алмасагыз, аны аз-азлап кына кабыгыз, бәйрәм яки аерым очракларда гына үзегезгә рөхсәт итегез, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев