Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бакчада кырмыскалар мыжлап торса...

Алар белән көрәшүнең берничә нәтиҗәле ысулы бар

Бакчада кырмыскаларның әрле-бирле йөгерешүе күңелле, әлбәттә. Көне буена тыз-быз чабучы бөҗәкләрнең туфрак өчен файдасы барлыгын күпләр беләдер. Тик кырмысканың бакчага зарарлы бөҗәкләр ташый торган гадәте дә булуы гына эшне боза.
Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк. Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була.
Яшелчәләргә, җимеш агачларына корткычлар ияләшмәсен, дисәгез, кырмыскаларны бетерү юлын карагыз. Кайбер бакчачылар кырмыска ояларына кайнап торган су сибә. Бор кислотасы кушып ясалган көрәшү чарасы да бу бөҗәкләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Бер ысул буларак, бу хакта язган идек инде, шулай да хәтергә төшереп үтик. Моның өчен каты итеп пешергән йомырка сарысына даруханәдән сатып алган бор кислотасы порошогы кушып изәбез һәм кечкенә түгәрәкләр әвәлибез. Аннары шул шарчыкларны кырмыска оялары урнашкан урыннарга тезеп чыгабыз. Бер-ике көннән алар юкка чыгачак.
Теплицада үскән помидорларның артык сабакларын, куерган яфракларын өзеп ташларга вакыт җиткәч, аларны ташларга ашыкмагыз, файдалы итеп кулланырга тырышыгыз. Помидор, бәрәңге сабакларыннан ясалган төнәтмә талпаннарга, кәбестә күбәләгенә каршы көрәшү өчен бик ярап куя. Кырмыска оялаган урыннарга, алар йөргән сукмакларга помидор сабаклары салып чыгыгыз, алар качып бетәчәк.
Әгәр бакчагызны кырмыска күпләп баскан икән, мондый чаралар гына ярдәм итә алмас, химик препаратлар куллану да кирәк булачак.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев