Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бакчачыларга файдалы киңәшләр

Яхшы күрше – ярты бәхет, диләр. Бу кешеләргә карата гына түгел, үсемлекләр өчен дә дөрес әйтем. Күршене дөрес сайлаганда, уңышны арттырырга була, культураны корткычлардан һәм авырулардан сакларга мөмкин.

- Кәбестә, күршесендә сельдерей үскәндә, җир борчасыннан зарарланмый. Укроп аны күбәләк корты һәм гөбләдән саклый, ромашка һәм бөтнек күбәләкләрне куа.

- Бакча җиләге фасоль, сарымсак, салат, суган, редис, торма, чөгендерне үз итә. Җиләкнең төп дошманы – лайлач әкәм-төкәмне куу өчен, рәт араларына петрушка чәчегез.

- Помидорны суган тирәсенә урнаштырырга була. Әмма яшел кыякка үстерелгән суган яхшырак, чөнки томат, тиз үсеп китеп, күршесен томалый башлый.

- Баклажан фасоль янында яхшы үсә, ул күршесен колорадо коңгызыннан да саклаячак.

- Бәрәңге шпинат, кәбестә, редис янында яхшы үсә. Бәрхет чәчәк, настурция – бәрәңгене колорадо коңгызыннан, сарымсак фитофтороздан саклар.

- Суган кишер белән дус. Алар бер-берсен корткычлардан яхшы саклый.  

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев