Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ашказаны авыртса нишләргә?

Изжога кебек кыен хәл белән һәркем үз гомерендә сирәк булса да очрашадыр. Гастроэнтеролог Джозеф Салхаб бу очракта хәлне җиңеләйтүче ризыкны ачыклаган.

Эшкәртелмәгән ризык һәм ашказаны суты тамакка күтәрелсә, изжога барлыкка килә. Бу авырту һәм күкрәк тирәсе яну тойгысына китерә.

Джозеф Салхаб үзе еш кына изжога кичерә икән. Бер ризык ярдәмендә күңелсез симптомнан котыла алган.

«Мин банан алдым, аны ашадым, һәм 30 секундтан соң минем ашказаны кызышу тулысынча бетте һәм кире кайтмады», — ди ул.

Эксперт аңлатканча, кофе, помидор, алкоголь, ачы яки майлы ризыклар ашказаны кислотасын арттыра һәм изжоганы көчәйтә ала. Шул ук вакытта бананнарда кислота аз һәм клетчатка күп, бу ашказаны юлының лайлалы тышчасын тынычландыра ала. Миндаль, брокколи һәм кәбестә дә ярдәм итә ала, дип билгели белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев