Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Аш серкәсе — булышчыбыз

Белгечләр аны бик нәтиҗәле дип раслый.

Тәрәз пыялаларын никадәр тырышып юганнан соң да таплар кала. Бу очракта 1 литр җылымса суга ике калак 9 процентлы аш серкәсе салып юып карагыз. Белгечләр моны бик нәтиҗәле дип раслый. Шулай ук 5 литр суга 5 мл нашатыр спирты тамызу да файдалы ди алар. Аннары пыялада калган дымны коры чүпрәк белән корытырга кирәк. Тик бу эшне кояшлы көндә эшләмәү мөһим, чөнки кояш юу чараларын пыяладан тиз киптерәчәк.

Аш серкәсе өйдә яисә фатирда күгәргән урыннарны да тазартырга ярдәм итәчәк. Әлеге арзанлы һәм нәтиҗәле чара күгәрек каплаган өслекләрне тиз арада тазарта һәм тәмсез исләрен бетерә. Аш серкәсе 82 процент күгәрекне бетерә ала, хәтта кара күгәрекне дә юкка чыгара дип раслый экспертлар. Моның өчен уксусны күгәреккә сиптереп бер сәгатькә калдырырга. Шулкадәр вакыт узганнан соң өслекне дымлы губка белән тазартырга. Аш серкәсе кислотасына су кушмаганда эш нәтиҗәлерәк бара.

Күгәреккә каршы көрәш өчен тагын да бер ысулны тикшереп карагыз. Моның өчен 100 грамм суга 50 грамм аш серкәсе, 50 грамм водород перекисе,25 грамм бор кислотасын бергә кушып болгатырга. Катнашманы 50 градуска кадәр җылытырга һәм күгәргән урыннарга сөртергә дә, бераздан дымлы чүпрәк белән юып алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев