Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Алоэ файдасы

Алоэ согын бик аз дозада гына куллану зарур, алайса организмны агуларга мөмкин.

 Авырудан соң организмнары хәлсезләнгән балаларга мондый катнашма булыша: ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3-4 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчертәләр. Туберкулез булганда, 100 әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр 1 әр стакан кайнар сөткә 1 әр аш кашыгын кушып эчәләр. Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызалар. Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куялар.

? Алоэ согын бик аз дозада гына куллану зарур, алайса организмны агуларга мөмкин. Хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте булганда, дизентериядән соң алоэ согын көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәргә ярый. Алоэ согын ясау өчен, 3-4 еллык үсемлекнең яфракларын 12 көн суыткычта (яки 4-8 градуслы караңгы урында) тоталар, аннары кайнатып суытылган суда юып, турыйлар, марля аша согын сыгалар һәм су мунчасында 3 минут кайнатып алалар. Сокны тиз арада кулланып бетерү зарур, озак торса, сихәте калмый. Нурланыш белән йогышланганда, ашказаны җәрәхәте, бронхиаль астма, гастрит, ларингит, дизентерия булганда, яртышар чәй кашыгы сокны һәм балны 1 стакан җылы сөткә салып, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 2-3 атна, аннары 2 атна ял иткәч, тагын кабатларга була.

? Кавыктан котылу, чәчне куерту һәм ныгыту өчен, баш тиресенә көн саен алоэ согы сөртәләр, дәва курсы – 2-3 ай. Мондый битлек тә чәчкә бик файдалы: тигез микъдарда алынган бал, кастор мае, алоэ согын яхшылап болгатып, юеш чәчкә сылыйлар, бераздан соң шампунь белән юалар. Цистит, геморрой, бавыр һәм үт куыгы авыртулары булганда, йөклелек вакытында алоэ согы белән дәвалану тыела. Алоэ препаратларын озак вакыт буе кулланганда, организмнан минераль матдәләр, бигрәк тә калий күп чыгарыла, бу исә су-тоз алмашын боза.

 

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев