Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Аякларыгыз арымасын, йөгереп кенә йөрсен өчен берничә киңәш

Аякларның сәламәтлеген яшьтән үк кайгыртыгыз.

Беренчедән, бары тик табигый тукымадан тегелгән оекбашлар гына кияргә тырышыгыз. Аякларыгыз тирләмәс. Җәй көне комда озаклап яланаяк йөрегез. Артык кысан аяк киеме кимәгез. Ә аның өчен аяк киемен көн үзәгендә сайлап алыгыз. Суны күп эчегез. Болардан тыш, лосьоннар, майлар да кулланыгыз.

Лаванда чәчәгеннән ясалган лосьон аяклардагы шештән һәм тиренең кызарып торуыннан файдалы. Аның өчен кипкән лаванда чәчәге (2/1 стакан), вак итеп туралган шалфей (2/1 стакан), лаванда мае (8 тамчы), 2 стакан су кирәк.

Кәстрүлгә лаванда чәчәге, шалфей һәм су салып, болгата-болгата, акрын утта 20 минут кайнатыгыз. Марля аша сөзеп суытыгыз. Лаванда мае өстәгез. Бу лосьонны губка ярдәмендә аякларга сөртегез (кулларга да ярый).

Бөтнек (“перечная мята”дигәнен алыгыз) кушылган соя мае да аяклар шешенгәндә кулланыла, кан йөрешен дә яхшырта. Соя маена (2/1 стакан) “перечная мята”дан ясалган эфир мае салып болгатыгыз. Шул майны аякларыгызга ышкыгыз. Соңыннан аякларны җылы суда тотыгыз.

Урман чикләвеге белән балдан ясалган крем аяклардагы киеренкелекне бетерергә ярдәм итә, тиресен йомшарта. Блендерда ваклатылган урман чикләвеге (4/1 стакан), солы оны (4/1 стакан), какаолы май (3 аш калагы), бал (2 аш калагы) алыгыз. Кәстрүлгә барысын бергә салып болгатыгыз.

Бу кремны кич йокларга ятканда аяк табаннарыгызга (кулларга да ярый) сөртеп, табигый тукымадан тегелгән оекбаш киеп ятыгыз. Иртән йокыдан торгач, оекбашларыгызны салып, аякларыгызны салкынча суда юыгыз.

Фото:https://unsplash.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев