Ачы, әмма файлады
Көзге җимеш — балан — йөз чирдән дәва. Аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар.
Башка берәр чир белән озак кына чирләгәннән соң, тизрәк тернәкләнер өчен дә балан ярдәм итә ала, чөнки ул С витаминына бай. Баланда тагын каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлементлар һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар. Кан ясалышы һәм яңарышы өчен бик мөһим булган тимер дә мул әле анда. Баланның микробларга каршы торучан, җәрәхәтләрне тиз төзәтүчән, бәвел һәм үт кудыргыч, организмны ныгыту үзлегенә ия икәнлеген фән дәлилли. Шуңа да табиблар ангина, тонзиллит белән чирләгәндә, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми йөдәткәндә балан чәе эчәргә киңәш итә.
Баланны да эч кату белән интегүче, каны бик тиз оешучы, кан басымы түбән булган һәм йөкле хатыннарга күп кулланырга ярамый.
Балан желесы
Желе ясау өчен баланны салкыннардан соң җыярга кирәк. Чистартканнан соң, берничә минутка кайнар суга салып, микробларын, ачы тәмен бетерәбез. Аннан сито аша үткәреп, сыгабыз. Сыгып алынган балан сутынаике тапкыр күбрәк шикәр комы кирәк була. Яхшылап болгатып, бер тәүлеккә калдырабыз, вакыты-вакыты белән шикәр тулысынча эреп бетсен өчен, болгатып торабыз. Бал белән ясаган очракта пропорция башка төрле була: 1стакан сутка 1 стакан бал. Бал белән ясаган очракта бер тәүлек тотарга кирәкми. Катнашманы стерилизация үткән банкаларга салып, чиста капкачлар белән ябабыз. Суыткычка алып куябыз. Желены көнгә 4 аш кашыгыннан да артыкны эчәргә киңәш ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев