Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

«8 Март»ка бик тәмле салат

Бу гади генә салат бик матур килеп чыга һәм бәйрәм өстәлен бизәп тора.

Бу гади генә салат бик матур килеп чыга һәм бәйрәм өстәлен бизәп тора.

Кирәк булачак:
Краб таякчыклары – 200 грамм;
пешкән дөге – 2/3 стакан;
йомырка — 3;
суган – 1;
каты сыр – 100 грамм;
консервланган кукуруз – 1 банка;
майонез – 3-4 кашык;
тоз, борыч – тәменчә.

Бизәү үзегезнең фантазиядән.

Суганны, краб таякчыкларын һәм пешкән йомыркаларны вак итеп турыйбыз, сырны кыргычтан чыгарабыз, пешкән дөге кушып, тоз, борыч өстәп, майонез салабыз һәм яхшылап бутыйбыз.
Овал формасындагы тәлинкә өстенә төрле диаметрдагы ике стакан куябыз һәм сигезле санына охшатып, алар янына салатны урнаштырабыз.
Салат өстенә матур итеп бер калын катлам кукуруз салып чыгарга кирәк.
Бизәп куйгач, стаканнарны алабыз.
Бәйрәмчә салат әзер. Тәмле булсын! 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев