Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

“Туганайлар” газетабызның тугры укучылары

Быел “Туганайлар” газетасының чыга башлавына – 20 ел. Шул уңайдан, озак еллар буе газетабызны алдыручыларны эзлибез

Тукай районының Борды авылыннан берничә кешедән җавап килде. 
Шуларның берсе булган Зинаида Масловага – 91 яшь. Ул гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән, күп укый, әле дә газетабызны алдыра. “Туганайлар” – шундый саллы, эчтәлекле керәшен газетасы, аны барыбыз да яратып укый.  Зур түземсезлек белән көтеп алабыз, ул безгә бик кирәк”, – ди ул.
Аның бертуган сеңлесе Тамара Кузьминага – 83 яшь, ул озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бик актив, музей өчен тырышып йөрүче кеше. Хәзерге вакытта авыл тарихын яза. Борды авылындагы “Туганайлар” халык фольклор ансамбленең җыручысы да. Безнең тугры укучыбыз буларак, ул да үз сүзен дә җиткерде: “Газетаны чыга башлаган вакытыннан ук укыйм. 20 елда газета шактый үзгәрешләр кичерде. Миңа калса, бу үзгәрешләрнең барысы да уңай якка гына булды. Басма форматы, эчтәлеге, темалар төрлелеге ягыннан баеды”.
Авыл советы председателе булып эшләгән, белеме буенча бухгалтер Венера Утяшова да газетаны “Керәшен сүзе” чыккан вакыттан бирле укый. "Туганайлар"ны көтеп ала.. Хәзер авылдагы иман йортын җитәкли: “Керәшеннәрнең үз газетасы булуы – куанычлы күренеш. Ул озын гомерле булсын иде”, – дип теләген юллаган ул.
Элек мәктәптә укытучы булып эшләгән Вера Рамазанова чыгышы белән Теләче районының Субаш авылыннан, Бордыда 45 елдан артык яши. Авылның ветераннар советы председателе Вераның да әйтер сүзе бар: “Газетаны яратабыз, ошый. Анда үзебезгә кирәкле яңалыкларны күрәбез, тарих белән дә танышабыз, актив карендәшләребез турында да укыйбыз. Исән-сау эшләргә язсын сезгә. Без газетадан бик нык ризабыз”.
Тукай районының Борды авылында яшәүче шундый тугры укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Алга таба да юлларыбыз бергә булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев