Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Софья Агашкина: "Ярый әле уфалла арбалары булган, күтәрсәк, нишләр идек"

Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы бөтен авыр хезмәт картлар, хатын-кыз һәм балалар иңенә төшә

Зәй районының Урта Баграж авылында Александра Һәм Николай Бутаковлар гаиләсендә 1934 елда туган кызлары Софья Агашкина да сугыш чоры баласы.
Тыныч кына эшләп, көн күреп торганда авыр сугыш башлана. Әтиләре Николай Тимофеевичны яраткан тракторыннан аерып, 1942 елның 15нче февралендә, Кызыл Армия сафларына чакыралар. Бу көн гаилә башлыгы белән соңгы күрешү көне була. 1943 елда танкист Николай Бутаков Украинаның Лелековка авылы янында мәңгелеккә күзен йома. 5 бала белән авылда калган Александра колхозның бар төрле эшләрендә дә катнаша. Софья түтинең хәтеренә иң уелып калганы — 1942 елгы язгы чәчү вакыты. Төнлә авыл хатыннары карлы-яңгырлы язгы пычракны ерып, җәяүләп Чаллы элеваторыннан орлык алып кайталар. Ә иртәнге якта әнисе урыннан тора алмый. Абыйларына да сукага-тырмага чыгасы була. Шуңа бу эш кечкенә кызчык Софьяга кала. Тигез җирдән барасы булса, кечкенә уфалла арбасын да өстерәр иде бала, тик тау өстендә чәчәләр ул көнне. Кызчык үзе зурлыгындагы капчыкны көч-хәл белән, чәчүчеләргә илтеп бирә. Әнисенә ияреп тары утарга, көлтә, башак жыярга да күпме йөргәндер ул бала сугыш тәмамланганчы! Өйдәге эшләр дә җитәрлек — ашка алабута-кычыткан җыясы, кечкенә эне-сеңелләренә күз-колак буласы. Уйнап кына үсәсе балалык еллары шулай үтеп китә. Авыр булса да, мәктәптә җиде класс тәмамлый, тик авылдан китми, колхозда эшләп кала. Маллар да карый, кошчылыкта да хезмәт куя, төрле эшләрдә катнаша. Авылның тракторчы егете Демьян белән гаилә корып җибәрәләр, 5 бала үстерәләр. Соңгы елларда пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып эшли, шул ук вакытта чөгендер утау, борчак чабу кебек эшләргә дә өлгерә ул. Эшләү дәверендә бик күп "Мактау грамоталары"на да ия була ул, "Хезмәт ветераны" исемен йөртә. Озак еллар каенана белән бергә яши, аны кадерләп соңгы юлга озата. Бала кайгысы да күрә, ике баласы — кызын һәм бердән-бер улын җир куенына бирә.
"Бүгенге көндә Софья түти үз аягында йөреп тора, кызлары килене, һәрвакыт янәшәсендә. 12 оныкның, 11 оныкчыкның яраткан әбисе ул. Аларны якты йөз, тәмле ризык белән каршы алып, изге юллар теләп озатып кала.
Софья Николаевна "Туганайларны" озак еллардан бирле яздыра икән, беренче саныннан ук ала башлаган, тик җыеп барганы булмаган. "Хәзер дә һәр санын көтеп ала, яратып укый", — дип яза безгә күршесе Федора Краснова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев