Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Людмила Белоусова: «Тормышка ашмаслык хыял иде»

2008-2018 елларда «Туганайлар»да баш редактор булып эшләгән Людмила Белоусованың истәлекләре.

Мин «Туганайлар»га 2008 нче елның мартында килдем. Газетаның, Чаллы шәһәре администрациясе кул астыннан чыгып, "ТАТМЕДИА" составына кергән чоры иде. Шәһәр газетасы булудан туктап, официаль рәвештә республика газетасы статусы алган вакыт.  Минем алда мона кадәр дэүләт учреждениесе булып торган газетаны юридик яктан ябып, “ТАТМЕДИА” филиалы итеп үзгәртелгән учреждениенең эшен яңа форматта җайга салу мәсьәләсе куелды. Киләчәктә редакцияне Казанга кучеру ул чакта тормышка ашмаслык булып күренгән зур амбициоз хыял иде...

Минем кул астына тапшырылган коллектив үтә дә жаваплы, эшчән, иҗади булып, башлыча, татар кызларыннан тора булып чыкты. “Яңа себерке” булсам да, себерми, түкми-чәчми, шушы коллектив белән, бер кадрны да югалтмыйча, 5 ел эшләдек. Миңа ышанып, мине якын итеп кабул иткән, бер йодрык булып эшләгән коллективыма чиксез рәхмәтлемен.

...Кызларны җыеп, бер җепкә тезеп йөртүче “корт анасы”,  урынбасарым Рушания Михайлова. Бүтәннәр күрмәгән җирдән дә матурлык табып, шыксыз көннәрне дә бәйрәмгә әйләндерүгә сәләтле хыялый “артисткабыз”, журналист Гөлфия Шәйхразыева. Өстәлен сүзлекләр, белешмәләр белән тутырган, төгәл, пөхтә, конкрет, грамоталы, иң җаваплы эшләргә алынучы, газетаның гына түгел, коллективыбызның да корректоры Фәнзилә Солтанова. Кулларына күз иярмәстәй җитез, сабыр, аз сүзле, компьютерда җыючы һәм версткага салучы кызыбыз Ләйлә Харисова. Бөтен мәсьәләдә урталыкны эзләүче, гаделлек яратучы, кимсетелгәннәрне яклаучы, теләсә нинди катлаулы темаларны “күтәрә алучы” талантлы журналист Мария Мартынова. Күңеле җырга-моңга, шигърияткә тартылучы, үзенең ни өчен башка юл сайлаганын үзе дә аңламаучы бухгалтерыбыз Хидая Габдрахманова.Тагын бер шәхескә аерым тукталасым килә. Этножурналист Валентина Максимова. Моңа кадәр мин ишетеп кенә белгән Валентина Петровна белән якыннан танышып эшли башлагач, аның керәшеннәр этнографиясе буенча энциклопедик белем иясе икәне ачыкланды. Моңа кадәр өйрәнелмәгән, бер чыганакта да булмаган, китапларда басылмаган әйберләрне бар нечкәлекләре белән белүе, мәгънәсен аңлата, бәхәсле җирләрен исбатлый алуы шаккатыра иде. Бала чактан ук кызыксынган, әбиләрдән сорашып туплаган, чагыштырып, системага салып җыйган мәгълүматлары бик тирән һәм бай иде аның. Аллага шөкер, ул аларны газета битләрендә бастыра барды. Пенсиягә чыгып, Колышчы авылына күчеп киткәч тә, Валентина Петровна белән элемтәбез өзелмәде. Талантлы кеше һәрьяклап талантлы була, диләр. Бүгенге көндә ул республикабызның фольклор коллективларына костюмнар тегә, этник бизәнү әйберләре ясый, мастер-класслар уздыра, республика күләмендә узучы семинар, конференцияләрдә чыгышлар ясый.

2010 елдан газетабыз ике телдә, 8 битлектән 10 битлек булып чыга башлады. Моның өчен без Массакүләм коммуникацияләрнең Федераль агентлыгыннан грант оттык. Коллективыбызга рус телендә язучы яшь журналист Ирина Муллина кушылып, газетабызга моңарчы булмаган яңача сулыш, яңа импульс өстәп җибәрде.

Һәр җитәкче үз эшен алга җибәрергә, үстерергә омтыла, яңа үрләр, перспективалар турында хыяллана. Минем уемча, Республикада гына түгел, Россиядә, дөньяда бердәнбер булган, республика басмасы дигән официаль статус алган керәшен гәҗите дә Татарстанның башкаласында нәшер ителергә тиеш иде. Бу идеяны Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та  күтәреп алды. Президент аппаратында да каршы килмәделәр. “ТАТМЕДИА” җитәкчелеге, каршы төшмәсә дә, безне урнаштырыр өчен башкалада әлегә урын юк икәнен җиткерде. Шулай да, агентлыкның генераль директоры Ирек Миннәхмәтов ярдәме белән, 2014 ел азагында элек" ТАТМЕДИА"га караган Академическая урамындагы бинада безгә бер бүлмә таптылар. “Ватаным Татарстан” газетасыннан ярдәмгә килгән Евдокия Иванова, Михаил Апушев, Тәскирә Хөсәенова белән Казандагы беренче санны әзерләп, Чаллы типографиясенә җибәрдек. Ул көннең шатлыгы әле дә искә төшеп дулкынландыра. Тез өстендә язылган, чит компьютерларда җыелган, вак шрифт белән чыгарып, лупа аша укылган, төнлә верстка ясалган газета иде ул. Ничек итсәк тә иттек, тик графикны өзмәдек, Чаллы редакциясе тырышлыгы белән, эшләр җайга салынганчы, Казанда газета чыгардык. Яңа урында тормыш башлауның бөтен этапларын да узарга туры килде. Күчүне әби-бабайлар юкка гына утсыз пожар белән чагыштырмагандыр... Берникадәр вакыттан соң, “башка чыгучы” “Туганайлар”ны Декабристлар урамындагы бинага күчерделәр. Кечкенә генә булса да, сыйдык, өр-яңа җиһазлы, чиста, якты иде бүлмәбез. Ул чактагы “ТАТМЕДИА” Акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Шагиахметов кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Тагын ике елдан “Туганайлар”, Чаллы типографиясеннән аерылып, Идел-Пресс нәшрияты комплексында басыла башлады.

Менә 4 ел инде “Туганайлар” миннән башка чыга. Эшеңне ышанычлы кулларга тапшыру – ул зур бәхет, кәнагатьлек, горурлык. Курыкмыйча әйтә алам, газетаның бүгенге редакторы Юлия Губина –  үзем тәрбияләгән талантлы укучым. Үзе кебек үк яшьләрдән заманча, креатив, булдыклы команда җыйды.

Бүген “Туганайлар” Республиканын данлыклы “ТАТМЕДИА” нәшрият узәгенен 10нчы катында 4 бүлмә биләп, очар кош югарылыгыннан Кремльгә карап утыра. Бу бик зур бәхет! Без бу көнгә озын-озак 20 ел буена килдек. Без моңа лаеклы. Туган көнегез белән, “Туганайлар”!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходай булышсын сезгэ, котлыйбыз,бик яратып укыйбыз,унышлар сезгэ