Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Алёна Низамова: «Кечкенәдән үк «Туганайлар»да эшләргә хыялландым»

“Туганайлар” газетасының 20 еллыгы уңаеннан, редакциядә эшләгән хезмәткәрләр үз истәлекләре белән уртаклашалар.

– “Туганайлар” газетасына 2019 ел ахырында керәшен каны, җаны тартып китерде дияр идем. Редакциядә 2020 елда эшләдем. Ул вакыт аеруча кызыклы еллар булды –  Сovid-19, пандемия, беркая да чыга алмыйча өйдән утырулар...

Без коллектив белән шул шартларга да җайлашырга тырыштык: коронавирус аркасында Җөридәге Питрау булмый калса да, авылдагы сандыклардан нәнәйләрнең күлмәкләрен алып килеп, Казан уртасында үзебез “питраулап” йөрдек. Ул елны да Питрауда сайлана торган чибәрсез калдырмадык – онлайн итеп уздырып, иң матур керәшен кызларын күрсәттек. Редакциядә эшләгән елларым нәкъ шушы мизгелләре белән истә калды.

“Туганайлар”ның юбилее – минем өчен дә зур вакыйга, чөнки мин “Туганайлар” белән бергә үстем, шәхес буларак формалаштым, дияргә була. Мәктәп елларыннан ук (2004 еллар тирәсе) бу газетаны укый идем, аның аша керәшен дөньясын ачтым, шигырьләрем басылып чыккалады, үзем дә шунда эшләргә хыялландым...

“Үзебезнекеләр” белән кызыксыну, керәшеннәрне данлау, олылау, кадерләү, бик күпләргә чын асылыбызны күрсәтү теләге уяткан юлдашчым ул “Туганайлар”. Шуңа күрә керәшеннәрнең бердәнбер газетасының чын мәгънәсен, миссиясен дөрес аңларга кирәк.

Газетага алга таба яңа көчләр, иң заманча идеяләр телим. Туры сүзле, кыю керәшен егетләре дә бу зур эшкә кушылсын иде, чөнки газета ул – редакция генә түгел, ә бөтен халыкны җыеп, күрсәтеп, данлап тота торган бик зур көч, мөмкинлек. Ә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый!

Юбилеең белән, “Туганайлар”! Киләчәгең якты, гомерең озын булсын!

Алёна НИЗАМОВА-ГУРЬЯНОВА.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев