Туганайлар

Славян язуы һәм культурасы

24 май - Славян язуы һәм культурасы көне итеп билгеләп үтелә. Болгариядә ул аеруча тантаналы төстә уза. Анда славян азбукасы һәм бертуганнар - Изге Кирилл һәм Изге Мефодий тәреләре белән шествие оештырыла.

Безнең илдә бу бәйрәм 1987 елдан башлап үткәрелә. Керәшеннәрнең беренче букваре (төзүчесе - Василий Тимофеев) да Кирилл белән Мефодийның славян язуына таянып төзелгән. Шулай ук бүгенге көндә без куллана торган татар язуы да кириллицага нигезләнгән. Славян язуына нигез салучы Кирилл һәм Мефодий кемнәр булган? Бу турыда "Туганайлар"ның 2006 елның 29 июнь санында басылган язманы бирәбез.

Константин (чумылдырылганда Кирилл исемен ала) һәм Мефодий - славян язуының башлангыч чорында торучы ике бертуган. Алар Төньяк Грециядәге Солуни шәһәреннән (хәзерге исеме - Салоники), 7 балалы, ишле, бай гаиләдә үсәләр. Танылган грек нәселеннән булган Лев исемле гаилә башлыгы шәһәрдә дәрәҗәле кеше була. Әниләре славян булган, чөнки малайлар кечкенәдән славян телен яхшы белгәннәр һәм аларның әниләре ягыннан тамырлары керәшеннәргә барып тоташа дигән фикерләр дә бар.

Константин (Кирилл) гаиләдә төпчек бала була. Үзенең феноменаль хәтере һәм искиткеч сәләтле булуы белән ул башкаларны узып китә һәм тирә-юньдәгеләрне шаккаттыра.

Солуни шәһәре вельможасы балаларының сәләте турында ишетеп, аларны Царьградка чакыралар. Монда алар ул вакыт өчен искиткеч яхшы белем алалар. Үзенең белеме һәм акыллылыгы белән Константин хөрмәт һәм ихтирам казанып, Философ дигән кушамат ала. Ул төрле дискуссияләрдә, христиан динен яклап чыгыш ясаган диспутларда сүзгә осталыгы белән аерыла, күп телләрне һәм иске язмаларны укый белүе белән таныла. Херсонеста Константин су астында калган чиркәүдә изге Климент күмелгәнлеген ачыклый һәм аның тырышлыгы белән аны Римга күчерәләр.

Туганы Мефодий философны һәрвакыт диярлек озатып йөри, аның эшләрендә булыша.

Әмма аларга дөньякүләм танылуны славян алфавитын төзү һәм изге китапларны славян теленә тәрҗемә итү китерә. Бу - славян халыклары формалашуда төп роль уйнаган зур хезмәт. Шулай итеп, иске славян китап теле (старославянский) күпчелек славян халыклары өчен уртак телгә әйләнә. Көньяк славяннар (болгар, серб, хорватлар), көнбатыш славяннар (чех, словаклар), көнчыгыш славяннар (украин, белорус, руслар) бу телне кулланганнар.

860 елларда Константино-польгә Моравия славяннары илчелеге үзләре өчен алфавит төзүләрен сорап килә. Дөрес, күп кенә тикшерүчеләр, Византиядә бу илчелек килгәнче үк, славян язуын төзү өстендә эшли башлаганнар, дип раслыйлар, чөнки алфавит төзү дә, Евангелияне славян теленә тәрҗемә итү дә искиткеч зур хезмәт. Аны башкару өчен Константин Философ һәм аның абыйсы Мефодийга ярдәмчеләре белән эшләгәндә дә 1 ел гына да җитмәс иде. Шуңа күрә Олимп монастыренда IX гасырның 50 нче елларында ук алар бу эшкә керешкәннәрдер, дип уйларга була.

864 елда Константин Философ һәм Мефодийны зур хөрмәт белән Моравиядә кабул итәләр. Алар бирегә славян алфавитын (алга таба ул кириллица дип йөртелә) һәм славян теленә тәрҗемә ителгән Евангелие алып киләләр. Әмма монда әле башлаган эшне дәвам итәргә кирәк була. Һәм тиздән Константин бөтен чиркәү чинын тәрҗемә итә һәм аларны иртәнге, кичке теләк итәргә, келәү итәргә өйрәтә. Бертуганнар Моравияда өч ел булалар. Константин нык авыру хәлдә, үләренә 50 көн кала монахлык кабул итә һәм үзенә Кирилл исеме ала. 869 елда 42 яшендә Римда үлә, һәм шунда Изге Климент чиркәвендә күмелә.

Мефодий алар башлаган эшне дәвам итә. Ул Библия китапларын грек теленнән славян теленә тәрҗемә итә, православие динен яклый, славян халкын христан диненә өнди. Үзенең эшен дәвам итүче итеп иң яхшы укучысы архиепископ Гораздоны һәм 200гә якын үзе укыткан славян священникларын калдырып, 885 елның 6 апрелендә үлә.

Славян язуының иң борынгы истәлекләреннән почетлы урынны славян грамотасын төзүчеләр - Изге Кирилл һәм Мефодий тормышын сурәтләгән "Константин Философ тормышы", "Мефодий тормышы" һәм "Кирилл һәм Мефодийга мактау сүзе" дигән хезмәтләр алып тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим