Туганайлар

Грахов керәшеннәре

Удмуртиянең Грахов районындагы Шәбирде, Җәңгелде, Түбән Тулабай, Порым авылларында да яшиләр алар. Без аларның тормыш-көнкүрешләре белән гел кызыксынып, үзләре белән аралашып торабыз. Якын туганнар турындагы түбәндәге язмабыз да шундый бер очрашудан соң "Туганайлар"ның 2008 елгы декабрь санында басылган иде.

Грахов райондагы 42 авылның дүртесендә керәшеннәр яши. Кызганычка каршы, Шәбирде һәм Мещеряково авылларында инде керәшеннәр санаулы гына, ә менә Түбән Тулабай һәм Порым авыллары чагыштырмача нык әле. Ике авылда да газ, су, телефон кергән. Порымның үзәк урамында асфальт, Тулабайда асфальт юл авыл аша гына уза. Калган урамнарга таш та җәелмәгән. Ике авылда да иске клублар эшли, әмма бик зур ремонт сорыйлар. Порымлылар эшсезлектән зарланмадылар. Элеккеге колхоз акционер оешмага әйләнеп, халыкны өлешчә эш белән тәэмин иткән. "Хезмәт хакын үз вакытында алабыз", - дип сөйләделәр. Читкә китеп эшләүчеләр дә шактый икән әле. Авылда сыер, үгез фермалары бар. Бүгенге көндә авылда 600гә якын кеше яши: яртысы керәшеннәр булса, калганы - арлар. Керәшеннәр бу якларга 1812 елларда, Иске Гришкино авылы тирәләреннән күченеп килгәннәр, дип сөйлиләр.

Тулабайда мәктәп юк инде, ә Порымда 80 бала өр-яңа мәктәптә укый. Балалар бакчасында 20 бала тәрбияләнә. Кайчандыр башлангыч мәктәптә татарча укыган булсалар, инде бүген укыту бары рус телендә генә бара. Мәктәптә зур гына музей бар. Бер бүлеге керәшеннәргә багышланган. "Керәшеннәрнең табигать белән бәйләнеше" дигән зур тема алып, мәктәп коллективы бүгенге көндә эзләнүләр алып бара.

Порым клубында художество җитәкчесе булып Елена Ильинична Акбаева эшли. Авылның олысын-кечесен берләштергән 20 кешелек "Тәңкәләр" ансамбле белән республика, район күләмендә узган барлык мәдәни чараларда да катнашалар. Елена Ильинична әле Грахов керәшеннәре оешмасын да җитәкли. Удмуртиядә яшәүче керәшеннәрнең иң зур проблемасы - телне югалтудыр, минемчә. Әлегә атнакөн мәктәпләре юк. Порымның престол бәйрәме булып җәйге Казански санала икән. Көзге Казанскины да зурлап бәйрәм итә торган булганнар. Тулабай гомер-гомергә Питрауны бәйрәм иткән. Сөйләүләре буенча, хәзер инде бәйрәмнәр элеккеге данын җуйганнар, онытыла баралар. Чиркәүгә гомер бакый Грахово, Новогорскоега йөргәннәр. Ике авылда да керәшенчә иман белүче түтиләр шактый әле.

Бу авыллардан авылдашлары гына түгел, республика да горурланырлык данлыклы кешеләр чыккан. Б.И. Колпаков, М.Ф. Баранов, Г.А. Петров кебекләр авыл хуҗалыгында зур уңышларга ирешеп, дәрәҗәле исемнәр алганнар. В.М.Петров һәм Г.И.Щербаков дәрәҗәле хәрби училищеларда белем алып, Совет Армиясенең горурлыгы булганнар. Кызганычка каршы, подполковник Г.И.Щербаков Чечняда булган сугыш бәрелешләрендә геройларча һәлак була. Порым мәктәбе бүген аның исемен йөртә.

Мещеряково авылыннан чыккан М.К.Землянов ирекле көрәш буенча Россиянең абсолют чемпионы булган спорт мастеры. Бүгенге көндә Ижау каласында яши, тренер.

Санап кителгәннәр Грахово төбәгеннән чыккан «затлы керәшеннәр»нең берничәсе генә, биредә дә тырыш, белемгә омтылучан, җырчы, ачык күңелле, кыскасы, нәкъ безнең кебек керәшеннәр яши. Галимнәр бу төбәк керәшеннәрен, кием-салымнары, җыру-көйләре бер "пурмыда" дип, "Алабуга керәшеннәре" төркеменә кертәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: