Туганайлар

БЕРӘМЛӘП ҖЫЙГАН ҖИЛӘКТӘН ЧИЛӘК ТУЛА

"Туганайлар" йомгагының ун елын сүтеп карап, аның балачак чорында ничек үскәнен, үзгәргәнен күз алдына китереп булыр, шәт.

2002

2002 елның 5 октябрендә "Туганайлар" газетасының беренче саны дөнья күрсә, 7 октябрь көнне инде Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында табадан яңа төшкән газетаның презентациясе булды. Зал тутырып килгән тамашачылар арасында чаллылылар гына түгел, Казан, Әлмәт, Зәй, Менделеев, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Мамадыш, Питрәч, Сарман, Тукай районнарыннан килгән кунаклар, республика газета-журналлары редакцияләре вәкилләре, танылган артистлар да бар иде.

Газета беренче көннән шагыйрә Клара Булатованың сүзебез хак, йөзебез ак булсын, "Туганайлар" булсын гомерле, дигән сүзләрен девиз итеп алып яши, иҗат итә башлый. Газетаның баш редакторы итеп Зинаида Антонова билгеләнә.

Яңа газетаны кулларына алган укучылар, айга ике тапкыр керәшен дөньясындагы яңалыклар, тарихи язмалар, хәбәрләр белән таныша башлый. Дөрес, "Керәшен сүзе" газетасы чыгудан туктагач, күпләр тагын бер кат кимсенеп, юк инде, безне шушы гәҗитебездән дә аералар, дип "Туганайлар"ның озак яшәвенә дә, халык арасында таралачагына да шикләнеп карый. Ни генә булмасын, газета үз эшен башлап җибәрә.

2003

Газетаның үзалдына куйган бурычы шактый катлаулы булып чыга. Ул керәшеннәрнең тормыш-көнкүреше, тарихы, дини багланышлары, балалар дөньясы, алдынгы хезмәт, фән эшлеклеләре турындагы төрле темаларга язарга тиеш була. Моның өчен республика авыллары буйлап йөрергә, эзләргә, табарга кирәк. Газетада басылган язмалардан чыгып, Гафиулла Газизов, Петр Емельяновларның төрле өлкәләрне яктырта алучы сәләтле журналистлар булуы күренә. Татарстан матбугатында үз урынын ала. Шунысы әһәмиятле: "Туганайлар"ның һәр санында республиканың унлап районыннан хәбәрләр, төрле вакыйгалар турында гына түгел, күрше Башкортстан, Удмуртия республикаларындагы чаралар турында да языла башлый. Яшь газетаның уңышларын "Минем Чаллым - 2002" иҗат бәйгесендә дә билгеләп үтәләр. Газета "Ел ачышы" номинациясендә җиңүче дип билгеләнә.

2004

Газетаның географиясе киңәя, теле шомара бара. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы якынлашканда, "Туганайлар" ел әйләнәсендә сугыш темасы, керәшеннәр тәрбияләп үстергән батырлар турында материаллар биреп бара. Айга бер тапкыр балалар иҗатын яктырткан "Алмаш" бите дөнья күрә. Җурналистлар төрле авылларда узучы бер генә керәшен бәйрәмен дә, бер генә чараны да читтә калдырмаска тырышып, командировкаларга йөри. Чаллы шәһәрендә узган "Минем Чаллым - 2004" журналистлар бәйгесендә "Туганайлар" газетасы "Иң яхшы бизәлеш өчен" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнә. Редакциянең бүлек редакторы Петр Емельянов "Профессиягә тугрылык" номинациясендә җиңүче дип табыла.

2005

Газета үзенең миссиясен үтәүне дәвам итә. Инде һәр елның беренче саны танылган шагыйрь, журналист Ямаш Игәнәй турындагы истәлекләр белән башлана. Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан керәшеннәр арасыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары, генераллары турында кызыклы, гыйбрәтле язмалар басыла. Редакция коллективы һәр бәйрәмдә катнашып, газетаны пропагандалау, аны күбрәк яздыру, тарату өстендә эшли. Мондый бәйрәмнәрдә җирле идарәләрнең дә газетага карата мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрүе, халыкның да тартыла баруы күренә. Ә инде газетаның еллык подпискасын актарып чыксаң, анда нинди генә тема яктыртылмаган да, кемнәр турында гына язылмаган. Шунысы куанычлы: газета халык арасында популярлаша бара, аның үз укучысы, үз аудиториясе барлыкка килә. Һәм ул республикакүләм "Бәллүр каләм - 2005" журналистлар бәйгесендә Махсус диплом белән бүләкләнә.

2006

Газета үзенең битләрендә танылган шәхесләр белән беррәттән, гади хезмәт кешесенең тормыш-көнкүрешен яктыртуга да зур урын бирә. Бер санда ун-унбиш районның төрле авылларында яшәүчеләр турында язу - ул керәшеннәрне бер-берсе белән газета аша очраштыру, таныштыру да әле. Редакциягә укучылардан күпләп хатлар да килә. Кемдер киңәш сорый, кемдер зарын җиткерә, кемдер хатирәләр белән уртаклаша. Редакция коллективы бер генә хатны да җавапсыз калдырмаска тырыша, кирәк булганда, урынга да барып өйрәнә, тикшерә. Еш кына укучылар үзләре иҗат иткән хикәяләрен, шигырьләрен җибәрәләр. Укучылар иҗаты белән беррәттән, танылган язучылар, шагыйрьләрнең әсәрләре дә газета битләрендә даими басылып тора. Газета "Минем Чаллым - 2006" конкурсында 1125 эш арасында "Тату туганлык - төп байлыгыбыз" номинациясендә җиңүче дип табыла һәм диплом белән бүләкләнә.

2007

Газетада "Алмаш", "Гаилә", "Яшьлек", "Чибәр җиңги киңәшләре", "Җан җал иткәндә", кебек рубрикалар астында чыккан язмаларны укучылар бигрәк тә яратып укый. Республика керәшен дөньясында да үзгәрешләр булып тора. 22 апрель көнне Казанда узган "Җиде йолдыз" фестивалендә керәшеннәрнең 60 кешедән торган зур коллективы чыгыш ясап, җиде мең тамашачыны шаккаттырды. 27 май көнне Республика керәшен иҗтимагый оешмасының оештыру конференциясе булып үтте. Ул идарәнең яңа составын сайлады, Устав кабул итте. 5 октябрь көнне "Туганайлар" газетасы чыга башлауга биш ел тулды. Бу кечкенә датаны билгеләп, газета укучыларыннан бик күп котлаулар алды. 3 ноябрь көнне Казанда Татарстан халыклары съезды булды. Анда керәшеннәр делегациясе катнашты. "Туганайлар" бу вакыйгаларның эчендә кайнап, үз битләрендә яктырта барды. Бу елдан газетабыз үзенең яңа гамәлгә куючысы - "ТАТМЕДИА" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы дәүләт учереждение-се кул астында басылып чыга башлады.

Ирешкән уңышлары өчен газета "Бәллүр каләм - 2007" республикакүләм бәйгесенең югары бүләге - Бәллүр каләмгә лаек булды.

2008

Бу ел Гаилә елы булу уңаеннан, "Туганайлар" үз битләрендә мактаулы, гыйбрәтле семьялар турында күп язды. Газетага баш редактор булып килгән Людмила Белоусова үзенең яңа идеяләре белән "Туганайлар"ны тагын да җанландырып җибәрде. Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе якларында яшәүче керәшеннәр белән хәбәрдәшлек, Республика керәшен оешмасы, урындагы керәшен җәмгыятьләре белән элемтәләр тагын да ныгыды. Газетабыз, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте составына кертелеп, республика газетасы статусы алды.

2009

Газета бу елның да һәр санында диярлек "Редакция кунагы" рубрикасы астында керәшеннәр арасыннан чыккан булдыклы шәхесләр һәм аларның тарихын, культурасын үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән кешеләр турында язуын дәвам итә. Бу ел, гомумән, вакыйгаларга бай ел. Газета журналистлары, гадәттәгечә, бер генә чарадан да читтә калмады. Алар 17 январь көнне Казанда узган "Туым җондызы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестивалендә дә, 21 март көнне редакциядә атнакөн мәктәпләре җитәкчеләре белән узган Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә дә, 25 июньдә Казанда Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының I отчет-сайлау конференциясендә дә, декабрь аенда узган "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең презентациясендә дә, Керәшен яшьләренең беренче форумында да катнаштылар. Һәм һәрбер чараны үз күзлекләреннән чыгып яктырта бардылар. Шуның өстенә, күпме карлы-буранлы, тузанлы-яңгырлы авыл юллары... Ләкин "Туганайлар" журналистлары беркайчан да мондый гына мәшәкатьләрдән зарланып эшләми.

2010

Газета һәрвакыт үзе язган вакыйгалар, язмышлар, чараларның дәвамы турында кызыксынып тора. Бу елда да ул үткән елның декабрендә узган Яшьләр форумы, "Бәрәкәт" яшьләр оешмасының эшчәнлеген күзәтеп, Чаллы, Мамадыш, Менделеев, Түбән Кама яшьләренең үз оешмаларын төзүләре турында язып торды. Керәшен атнакөн мәктәпләренә ярдәм йөзеннән, махсус битләр басылды. Мәктәпләрдә барган оптимизация уңаеннан, Теләче районы Субаш авылы мәктәбенә ябылу куркынычы янагач, газета үз сүзен әйтеп, район җитәкчелегенә, Мәгариф министрлыгына чыкты.

Шулай да бу елның иң күркәм вакыйгасы - "Туганайлар" айга бер тапкыр "Этнографическая мозаика" дип аталган русча кушымта белән чыга башлады. Шулай итеп, газета рус телле керәшеннәр өчен яза башлау миссиясен дә үз җилкәсенә алды.

2011

Сугыш ветераннары яки аларның тол хатыннарына фатирлар бирүме, авыл кешесенең пай җирләре турындамы, ялгыз яшәүче картларның проблемасымы, ябылу куркынычы янаган картлар йортлары, мәктәпләр турындамы, гомумән, җәмгыятьтә очраган һәр нәрсәне өйрәнеп, язып тора "Туганайлар". Бу елны ул үзенең укучыларына "Үзебезне беләбезме?" дигән викторина сораулары тәкъдим итте. Газетаны даими алдырып барган укучыларыбыздан җаваплар тиз алдык, чөнки газета битләрендә сорауларга җаваплар табып була иде. Димәк, күп кенә укучыларыбызның, газетаны ел да алдырып, укып барсаң, керәшен дөньясының эчендә кайныйсың инде ул, дигән сүзләре дөрескә туры килә.

2012

Газета коллективы тотрыклы эшләп килүче журналистлардан һәм хезмәткәрләрдән тора. Аларның күбесе газетаны беренче көненнән үк белә, ун ел буена "Туганайлар"ның проблемалары, шатлык-куанычлары белән яши.

Матбугат дөньясында ун ел гомер - күп ул. Шул еллар эчендә күпме сүз басылган. Ә бит басылганны сөртеп тә, ертып та, юкка чыгарып та булмый, һәрбер сүз кат-кат уйланылып, энә күзеннән үткәрелә. Безнең коллективта әнә шундый уйлый, булдыра ала торган тырышлар гына эшли. Ун ел чик түгел. "Туганайлар" әле үрләргә менеп кенә бара.

Мәскәүдә журналистлар форумында. 2005 ел


"Туганайлар"га бер яшь!

Газетаның бишьеллык юбилеенда

Подписчикларыбыз бик кадерле!

Газета шулай туа

"Айбагыр" лагеренда яшь журналистлар белән очрашу

Коллектив укучылары белән

Надежда Уряшева Чиләбедән үк килгән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: