Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

“Туганайлар” бәйрәм итте

15 декабрь көнне Казан шәһәре Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында "Туганайлар" культура-агарту керәшен гәҗите үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Газетаны котларга Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар союзы идарәсе җитәкчесе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Президент аппаратының киңәшчесе Вячеслав Никифоров, Татарстан Халыклар Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов, Татарстан Республикасы керәшен оешмасы җитәкчесе, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров, Мамадыш районы администрациясе башлыгы Анатолий Иванов, Яр Чаллы шәһәр хакиме аппаратының массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәнилә Илаева һәм төбәкләрдәге керәшен җәмгыяте вәкилләре, предприятие башлыклары, коллегалар, редакция белән хезмәттәшлек итүче карендәшләр, спонсорларыбыз, укучыларыбыз һәм башка бик күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Алар тарафыннан редакция коллективы һәм аның баш редакторы Людмила Белоусова исеменә, газетаның башында торган ветераннарга котлау һәм рәхмәт сүзләре күп әйтелде, коллективка һәм аның хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Лидия Әхмәтова, Зоя Борисова кебек күренекле җырчыларыбыз үзләренең теләкләрен җыр аша җиткерделәр. Казаннан "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле, "Кирәмәт", Чаллыдан килгән "Карендәшләр" фольклор ансамбльләренең дәртле чыгышлары бәйрәмнең бизәге булдылар. Бу юбилей "Туганайлар" гәҗитенең генә бәйрәме булмыйча, бөтен керәшен дөньясы тарихындагы зур вакыйга булып хәтерләрдә уелып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кряшены Керәшен гәҗите Туганайлар Керәшеннәр Туганайларга – 10 ел