Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

Хөрмәтле Туганайларыбыз!

Моннан ун ел элек, каршылыклар заманында дөньяга килеп, республикабызның милли матбугатында үз урыныгызны таптыгыз. Сез - керәшен матбугатының иң яңа тарихы.

Урыннардагы керәшен җәмәгать оешмаларын үзара бәйләүче, нәселебезнең асыл затларын дөньяга чыгаручы, республика керәшен оешмасы эшчәнлеген һәръяклап яктыртып баручы, республикадан читтә яшәүче карендәшләребезне барлаучы, рухи, мәдәни байлыкларыбызны җыючы һәм саклаучы - "Туганайлар" бүгенге көндә шундый зур миссияне үти.

Замана таләпләреннән артта калмыйча, информацион технологияләрне белгән һәм кулланган, югары җаваплылыгы, компетентлылыгы, профессионализмы белән аерылып торган, милли һәм дини мәсьәләләрне толерант яктыртучы, этножурналистика өлкәсендә белемле һәм тәҗрибәле коллектив туплауга ирештегез.

Керәшеннәр өчен чыгучы бердәнбер басма буларак, алдыбызда киләчәктә дә зур бурычлар тора: рухи һәм мәдәни байлыкларыбызны, этник тарихыбызны һәм аңыбызны барлау һәм яшь буынга тапшыру, социаль мәсьәләләрне заман таләбенә туры китереп яктырта бару. Шушы юлда редакция коллективына зирәклек, акыл, камиллек, зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар Туганайларга – 10 ел