Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

Хезмәттәшлектә яшик

Мин туксанынчы елларда Казаннан Чаллыга кайтып төпләндем. Ияләшеп китү, Чаллы шәһәре ритмына иярү җиңел булмады.

Нәкъ шул елларда, керәшен җанлы кешеләр җыйналып, онытылып барган бәйрәмнәребезне, йола-традицияләребезне саклап калу турында сүз кузгаттылар. Шәһәрдә Питрау бәйрәмен үткәрү буенча җыелып сөйләштек. Бәйрәмне "Гренада" паркында уздырдык. Бер елдан соң, Чаллы керәшен җәмгыяте официаль рәвештә оешты. Ә тагын бер елдан шушы ук Чаллыда керәшеннәр өчен "Керәшен сүзе" дигән газета чыга башлады. Бу - безнең өчен әйтеп бетергесез сөенечле вакыйга булды. Керәшен дөньясындагы яңалыклар, безне борчыган сораулар, проблемалар газетада яктыртылып барылды. "Керәшен сүзе" чыгудан туктагач, аны "Туганайлар" алыштырды. Газета ун ел буена матур гына чыгып килә. Журналистлар, минем яныма килеп, истәлекләремне дә язып китәләр. Саулыгым булганда, бергәләп хезмәттәшлек итәбез. "Туганайлар"ның ун еллыгы - уртак бәйрәмебез, аны бөтен керәшеннәрнең юбилее дип саныйм.

Хөрмәтле "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре!

Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелемнән котлыйм. Киләчәктә дә керәшен дөньясын тулы яктыртып, халкыбыз хакына армый-талмый эшләвегезне теләп калам. Сезне яратып,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар Керәшеннәр газета