Яшел Үзән районыннан Гөлназ Хәсәнова беренче балага пособиене юбилей алучы булды
Яшел Үзән районыннан яшь әнине Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры котлады.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән Гөлназ Хәсәнова республиканың 5555нче кешесе булды һәм аңа беренче баласы туу уңаеннан федераль пособие билгеләнде. Бүген ул авылда яшәүче әниләргә каралган бер тапкыр бирелә торган республика түләвен алды.
“Без ирем белән авылда яшәүчеләр өчен бирелә торган 50 мең сум турында белә идек. Инде менә беренче балага ай саен бирелә торган яңа пособие – 8490 сум да алачакбыз”, - диде яшь әни журналистларга.
Гөлназ Хәсәновага 19 яшь, ул студент. 17 августта кызлары Арианна туган.
“Ирем автомеханик булып эшли. Безнең хөкүмәт яшь гаиләләргә һәм ялгыз әниләргә зур ярдәм күрсәтә. Бу “авыл” акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлтәчәкбез, әлегә әти-әни белән яшибез”, - диде ул планнары белән уртаклашып.
Әниләр көне алдыннан Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгендә яшь әнине Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.
Социаль яклау министры бүгенге көндә республикада 38 программа эшләп килүен әйтте.
Татарстан Президенты карары белән авылда яшәүче 25 яшькә кадәр яше булган хатын-кызларга беренче баласын тапканда 50 мең , 29 яшенә кадәр өченче баласы өчен 100 мең бер тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтелә.
Эльмира Зарипова һәр елны балаларга һәм гаиләләргә ярдәм йөзеннән республика һәм федераль бюджеттан 6 млрд 600 млн акча бүленүен әйтте.
Фото: Султан Исхаков/архив
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/22/175708/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев