Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

WorldSkills Kazan чемпионатында 120 табиб эшли

Күчмә медицина бригадасына бер фельдшер, бер табиб керә, аларга эш өчен барлык кирәк-яраклар салынган сумка хәстәрләнгән.

Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында медицина ярдәме күрсәтүгә 120 табиб җәлеп ителә. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.

“Чемпионатның барлык объектларында – ачылу һәм ябылу тантаналары уза торган “Казан Арена” стадионында, Ворлдскиллс авылында, Казанның 36 отеленда, ярышлар үткәреләчәк “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә табиблар эшләячәк. Барлык объектларның лицензиясе бар”, - диде ул.

Илдар Фатыйхов сүзләренчә, медицина хезмәткәрләренең күпчелеге 2013 елгы Универсиадада, 2014 елгы Олимпиадада, 2015 елда Спортның судагы төрләре буенча чемпионатында, 2018 елда футбол буенча дөнья мундиалендә эшләп осталыгын чарлаган. Инглиз телен беләләр.

Табиблар йогышлы авыруларга каршы көрәш, кичектергесез ярдәм, профилактика мәсьәләләре, имгәнүләр булса ярдәм күрсәтү буенча өйрәтелгән.

Күчмә медицина бригадасына бер фельдшер, бер табиб керә, аларга эш өчен барлык кирәк-яраклар салынган сумка хәстәрләнгән. Медицина пунктларында бер табиб, бер шәфкать туташы, бер волонтер-медик эшли. Шулай ук кирәк була калса, ашыгыч ярдәм хезмәте бригадалары һәм Казанның төп зур хастаханәләре дә әзер тора.

Барлык ярыш объектлары беренче ярдәм күрсәтү өчен аптечкалар, беренче ярдәм күрсәтү буенча рус һәм инглиз телләрендә белешмәлекләр белән җиһазланган. Имгәнү-җәрәхәтләнү куркынычы зур булган компетенцияләр өчен күзләрне юдыру, пешүдән саклау җыелмалары, тирегә кергән шырпыны алу өчен җайланмалар әзерләнгән. Һәр компетенциядә 72 медицина волонтеры эшләячәк.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X