Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды

​​​​​​​Август ахырында һава шартларының яхшыруы игенчеләргә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде.

Республика игенчеләре быелгы урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле 2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, августның өченче декадасы башындагы яхшы һава торышы аграрийларга урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 684,4 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Бу фаразланган күрсәткечнең 48 проценты дигән сүз.

«23 августка булган мәгълүматлар буенча, республикада 2 миллион 113,6 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 30,9 центнер тәшкил итә», - дип белдерде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков.

«Әлеге культураларның барысы буенча да уңыш узган елга караганда югарырак. Мисал өчен, бүгенге көндә көзге бодай уңышы гектарыннан – 33 (узган елда – 30,1), арпа уңышы 32,2 центнер (узган елда – 26,1) тәшкил итә», - диде ул.

23 августка иң күп ашлык Зәй районында (104,5 мең тонна) җыеп алынган. Азнакай районы (95,3 мең тонна) – икенче, Актаныш районы (88,5 мең тонна) өченче урында.

Ирек Садыйков хәбәр иткәнчә, дүрт муниципаль районда уртача уңыш гектарыннан 40 центнердан да артып китә. Әйтик, Зәй районында ул – 45,3, Тукай районында – 41,7, Минзәлә районында – 41,2, Мамадыш районында 40,1 центнер тәшкил итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Актаныш һәм Сарман районнарында да бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан яхшы уңыш (гектарыннан уртача 40 центнер) җыялар.

Фото: Татар-информ архивы

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/23/192101/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X