Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды

Хәрби түрә бүләккә илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.

Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Россия Фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Оборона министрлыгы инспекторлар идарәсе генераль инспекторы Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлеге белән котлады һәм аңа Александр Невский орденын тапшырды. Бу хакта хәрби ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин үз указы белән Мәхмүт Гәрәевне илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләде.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, генерал актив рәвештә эшләвен дәвам итә. Ул галим һәм публицист буларак чыгыш ясый, Хәрби фәннәр академиясе белән уңышлы идарә итә.

Мәхмүт Гәрәев, Бөек Ватан сугышында хәрби түрә буларак, өч фронтта – Көнбатыш, 3нче Белоруссия һәм 1нче Ерак Көнчыгыш фронтларында сугыша. Берничә тапкыр яралана һәм контузия ала. Сугыштан соң хезмәтен армиядә дәвам итә, алты локаль сугышта һәм хәрби бәрелешләрдә катнаша. Аерым алганда, Мисырда 1970-1971 һәм Әфганстанда 1989-1990 елларда баш хәрби киңәшче була. 1984 елдан СССР Хәрби Көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары вазифасын били. 1992 елда отставкага чыга.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэхмүт гәрәев бүләк

2
X