«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара
«СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкарыунда «Эх, алмагачлары!» видеоклибы дөнья күрде. Аны җырчы балалар татар эстрадасының якты йолдызы – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Алтын барс» («Татар җыры») премиясе һәм «TMTV» премияләре иясе Данир Сабиров белән берлектә башкаралар.
Элек-электән татар халкы үзенең көн-күренешен, үзен борчыган, шатландырган һәр нәрсәне җырга-моңга салган. Халыкның тарихын беләсең килсә, аның җырларын тыңла, дип юкка гынап әйтмиләрдер шул. «Эх, алмагачлары!» – дуслык, бер-береңне ярату, хөрмәт итү турындагы җыр. Ул татарларның яратып башкарыла торган иң популяр җырларының берсе. Солдатка озату, туй мәҗлесе, Сабантуй кебек милли бәйрәм-чаралар бу җырдан башка узмаган. Бүгенге көндә дә ул Татарстанда гына түгел, татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдә җырлана. Ул оптимистик рухта, күңелле итеп башкарыла торган җыр, сүзләре дә бик мәгънәле.
«Репертуар сайлаганда татар халык җырларына аерым басым ясыйбыз. Балалар буыннан-буынга сакланып, җырланып килгән моңнарыбызны белеп үссеннәр иде. «Эх, алмагачлары!» җыры да шундый җырларның берсе. Алма татар халкында иминлек, тынычлык, дуслык, мәхәббәт символы буларак ачыла. Сүзләрнең мәгънәсе дә аерым игътибарга лаек:
«Алма бит ул, алма бит ул,
Алма бит ул түгәрәк.
Шул түгәрәк эчләрендә
Яшик әле бергәләп».
Видеоклипның нигезенә дә дуслык, бердәмлек темасы салынды. Шул темага сценарий яздык. Видеода «СалаваTik»лар бер-берсен дуслык алмасы белән сыйлыйлар, үпкәләшкән булсалар, дуслашалар”, – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTik»лар проекты катнашучылары да, бердәм-дус булып, 1 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак зур концерт программасына әзерләнә. «Билетлар инде күп калмады. Тамашачы дусларыбыз концертны бик зарыгып көтә. «СалаваTik»ларыбыз да тырышып әзерләнә», – ди оештыручылар.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 14:21В музее села Париж прошел субботник в рамках благоустройства территории Сотрудники музея скосили траву, которая быстро разрослась после проливных майских дождей10300
-
27 май 2022 - 14:16В Дуртмунчинском сельском поселении посетили на дому старожил деревни Зычебаш, сел Дурт-Мунча и Кабан-Бастрык Мероприятие призвано обратить внимание к людям, чье детство выпало на военное и послевоенное время10300
-
27 май 2022 - 13:49Роспотребнадзор: Республикада битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте9500
-
27 май 2022 - 13:38Комик Геннадий Акатьев выступил на стендапе в Йошкар-Оле Он является резидентом Stand Up Club Kazan и резидентом татарского Stand Up «Стендапханэ» на ТНВ9900
-
27 май 2022 - 10:55В этнолагере «Айбагыр» открылся дополнительный набор заявок Заявку необходимо отправить до 1 июня13000
-
27 май 2022 - 10:37Юлия Макарова: "Бәйрәм күңелдә калырлык үтте" Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәктәбендә чыгарылыш класслар өчен соңгы кыңгырау чыңлады13600
-
27 май 2022 - 10:23Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә соңгы кыңгырау Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына йөрәк түрендә кадерләп йөртми икән11200
-
27 май 2022 - 09:40Чөгә балыгы үрчиячәк Идел көне уңаеннан, Казан шәһәрендә Идел елгасына 3 мең вак чөгә балыгы (стерлядь) җибәргәннәр9100
-
27 май 2022 - 09:35На территории майора Гаврилова прошли военно-полевые сборы учеников Пестречинского района По завершению сборов все участники посетили музей, где им рассказали о жизни и подвиге майора Гаврилова и показали музейные экспонаты11100
-
27 май 2022 - 07:37Cыерның яшен ничек белергә? Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап беләләр9200
-
26 май 2022 - 15:41“Туганайлар”га язылучыларга – изге кенәгәләр 2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар “Жаҥа Законъ” (Новый Зовет), “Иманнар княгясе”, “Псалтирь” һәм Андрей Критский язган “Оло Канон” кенәгәләре иясе була ала19500
-
26 май 2022 - 12:33“Туганайлар” газетасының 26 майда чыккан санына анонс Май аеның икенче санына №10 (470) кыскача күзәтү:17800
-
26 май 2022 - 12:08В поселке Татарстан прошла «Мин татарча сойлэшэм!» («Я говорю по-татарски!») акция, посвященная Году культурного наследия народов России Целью мероприятия являлось привлечение населения к общению на татарском языке15600
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
27 май 2022 - 11:39Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә – 15 ел15 ел элек, 27 майда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы үзенең беренче оештыру конференциясен уздырды14000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.61900
-
26 май 2022 - 09:33Пенсия, МРОТ арта 1 июньнән Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсия акчасы, яшәү минимумы һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) арта25200
-
26 май 2022 - 08:15Григорий Родионовның гаиләсе турындагы истәлекләре 2021 елның 6 сентябрендә Татарстанның халык язучысы Григорий Родионов арабыздан китте. Аның зур мирасы - шигырьләре, хезмәтләре безгә истәлек булып калды24400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика