Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Барлык биш юнəлештә дә белем бирү татар телендә алып барылачак.

Казан федераль университетында Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды. Барлык биш юнəлештә дә белем бирү татар телендә алып барылачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесенə КФУның кабул итү комиссиясе хəбəр итте.

Лев Толстой исемендəге Филология һəм мəдəниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендəге Татаристика һəм тюркология югары мəктəбендə Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар берничə юнəлештə əзерлəнəчəк.

Беренче юнəлеш: Педагогик белем бирү. Татар теле, татар əдəбияты һəм башлангыч белем бирү. 25 урын каралган. Уку вакыты - 6 ел. Читтəн торып белем алу формасы. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан - җəмгыять белеме, рус теле һəм татар теле кирəк булачак.

Икенче юнəлеш: Педагогик белем бирү. Татар теле, татар əдəбияты һəм мəктəпкəчə белем бирү. 25 урын каралган. Уку вакыты - 6 ел. Читтəн торып белем алу формасы. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан - җəмгыять белеме, рус теле һəм татар теле кирəк булачак.

Татар теленнән имтиханны Казан федераль университетында да тапшырырга мөмкин.

Өченче юнəлеш: Педагогик белем бирү. Музыка һəм өстəмə белем бирү. 25 урын каралган. Уку вакыты - 5 ел. Көндезге бүлектә белем алу формасы. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан - җəмгыять белеме, рус теле һəм музыка кирəк булачак.

Дүртенче юнəлеш: Педагогик белем бирү. Математика һəм информатика. 25 урын каралган. Уку вакыты - 5 ел. Көндезге бүлектә белем алу формасы. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан - җəмгыять белеме, рус теле һəм математиканың профиль формасы кирəк булачак.

Бишенче юнəлеш: Педагогик белем бирү. Тарих һəм җəмгыять белеме. 25 урын каралган. Уку вакыты - 5 ел. Көндезге бүлектә белем алу формасы. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан - җəмгыять белеме, рус теле һəм тарих кирəк булачак.

"Документларны 19 июльдəн 15 августка кадəр кабул итəбез. Көндезге бүлекнең барлык юнəлешләрендә дә яхшы укыган студентларга 15 мең стипендия түләнә. Абитуриентларга татар телен белү мəҗбүри. Əлегə имтихан бирү көне билгесез", - дип сөйлəде КФУның кабул итү комиссиясе əгъзасы.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Зилə Мөбəрəкшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КФУ белем бирү педагогика

2
X