Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Алексей Песошин: Татарстанның бурычы - яшь ИТ-компанияләргә ярдәм итү

Республика Премьер-министры ITSF цифрлы форумында катнашучыларны сәламләде.

 Татарстан Республикасы җитәкчелегенең бурычы - ИТ-тармакның яшь белгечләренә ярдәм итү. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин XIII Бөтенроссия цифрлы IT & Security Forum (ITSF) пленар дискуссиясендә белдерде.

«Татарстанда без технопарклар һәм ИТ-парклар, Иннополис ИТ-шәһәре һәм аның территориясендә университет төзелешен башлап җибәрдек. Хәзер без яшь ИТ-компанияләргә ярдәм итү һәм аларга эре предприятиеләргә үз чишелешләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бирү бурычын күрәбез», - дип сөйләде Песошин.

Аның сүзләренә караганда, ITSF цифрлы форумы яшь ИТ-стартаперлар төркеменә әлеге эшлекле вакыйгада катнашу һәм эре бизнес вәкилләренә үз чишелешләрен күрсәтү мөмкинлеге бирде.

«Республиканың ИТ-тармагы үсешенең төп юнәлешләренең берсе - предприятиеләрне цифрлы трансформация өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру. Шуның аркасында бүгенге көндә Татарстан цифрлы икътисадка күчү мәсьәләсе буенча иң уңышлы төбәкләр исемлегенә керә», - диде Татарстан Премьер-министры.

Җитәкчеләр цифрлы икътисад кысаларында дәүләт секторын, бизнесны һәм җитештерүне ничек үзгәртеп корырга, хезмәт нәтиҗәлелеген арттырырга тиешлекне аңларга тиеш. Моның өчен корпоратив инновацияләр хисабына яңа алымнар эзләргә, эчтән бурычлар формалаштырырга һәм чит ил карарларына альтернатива табарга кирәк, диде Песошин.

ITSF мәгълүмати технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр һәм идарәчеләр өчен Казанда 30 һәм 31 майда форум уза. Бу юлы ел саен үткәрелә торган чараның төп темасы цифрлы трансформация өчен мөмкинлекләр формалаштыру булды. Узган ел форум эшендә Россиянең 50 төбәгеннән меңнән артык делегат, шулай ук Кытай, Камерун һәм Көнчыгыш Европа илләре вәкилләре катнашты.

 Фото: архив / Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/30/187202/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев