Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Альбина Насыйрова: Татарстанда полилингваль педагоглар әзерләү системасы булдырырга кирәк

«Бала-Сити» полилингваль балалар үзәкләре челтәре генераль директоры бүген «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашучы сыйфатында теркәлде.

Бүген Татарстанда педагогик кадрлар әзерләү системасы яңадан карауны таләп итә, мәгариф тармагына берничә телдә белем бирергә сәләтле яңа формациядәге педагоглар кирәк. «Бала-Сити» полилингваль балалар үзәкләре челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова журналистларга шулай дип белдерде.

Татарстанда мондый белгечләр аз, чөнки аларны әзерләү системасы булдырылмаган, диде ул. «Мәгариф системасының үсеше педагогларга бик нык бәйле. Билингваль республикада яшәсәк тә, бездә ике телдә белем бирүче педагоглар җитми», - диде Альбина Насыйрова.

«Мәгарифкә яшьләр бик күп килә, алар үсәргә тели, әмма бездә практика һәм технологияләр искергән. Шунлыктан без Казан федераль университеты белән махсус проект гамәлгә ашырабыз: өлкән сыйныф студентларын балаларга билингваль белем бирү алымнарына өйрәтәбез», - диде ул.

Бүген Альбина Насыйрова «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашучы сыйфатында теркәлде. 26 майда Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе праймеризы узачак. «Бердәм Россия» - үз кандидатларын бердәм тавыш бирү юлы белән билгели торган илдәге бердәнбер партия. Праймеризда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

12 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, алдан тавыш бирүдә катнашу өчен 60 кеше документларын тапшырган. Алар арасында ТР Дәүләт Советының гамәлдәге депутатлары (Юрий Камалтынов, Римма Ратникова, Геннадий Глушков, Разил Вәлиев, Марат Галиев, Ксения Владимирова) да бар.

Фото: Информационный центр ТРО ВПП

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184398/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев