Туганайлар

Татарстан

18+
Төрледән-төрле

Ураза ашлары: кәбестәле гөмбә солянкасы; солы ашы

Ураза тотучыларга берничә рецепт. Ураза көннәрендә җиләк-җимеш, яшелчә, ярмалар, кысыр ашлар гына кулланылып, сөт-май, ит-күкәй ризыкларыннан тыелып тору кирәк.

Кәбестәле гөмбә солянкасы

Кирәк булачак: 200 гр свежий һәм 50 гр киптерелгән гөмбә, 350 гр тозлы кәбестә, уртача кишер, 2 тозлы кыяр, 3 суган, 3 аш калагы сыек май, су, лавр яфрагы, тоз.

Свежий гөмбәне пешереп юабыз һәм турыйбыз. Аннан кип кән гөмбәләрне җылы суда юып, кәстрүлгә салабыз да, суык су агызып, бер суган да салып 2,5-3 сәгать кайнатабыз. Пешеп чыккач, юып вак лап турыйбыз. Кәбестәне сыек майда кыздырабыз. Кыяр, суган, кишерне озынча итеп турап, кәбестә белән бергә гөмбәле шулпага салабыз. 15 минут кайнатканнан соң, гөмбәләрне кушабыз, тозлыйбыз да, лавр яфрагы салып кайнатып җиткерәбез.

Солы ашы

Кирәк булачак: 200 гр солы ярмасы, 2 баш суган, уртача зурлыктагы 3 алма, 1 уртача зурлыктагы кишер, 10 грамм лимон согы, тәменчә тоз, тәмләткечләр.

Кайнар суга солы ярмасын салып 15 минут кайнатабыз һәм дуршлагка салып саркытабыз. Ярманы изеп яңа кайнап чыккан суга салып пешерергә куябыз. Ашка озынча туралган алмаларны, ваклап туралган кишер, суган, лимон согын, тоз һәм тәмләткечләрне салып әзер булганчы пешерәбез. Әлеге аш суытып бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев