Сырның кайсы төре файдалы?
Сырдагы төп матдә — кальций сөякләрнең сәламәтлеге өчен чиктән тыш мөһим. Кайбер сортлары иммунитет, матдәләр алмашы өчен кирәкле микро- һәм макроэлементлардан тора.
Сыр — көч-энергия өсти торган ризык. Аксымы иммунитетны ныгыта, күзәнәкләрне торгызуга ярдәм итә. Шуңа күрә спортчылар, мускулларын үстерү өчен, ит белән бергә сырны да күбрәк ашарга тырыша. Өстәвенә теш һәм сөякләрне ныгыта. Ризыктагы D витамины исә кальцийны үзләштерүгә этәргеч бирә. Каты сырларның кайберләрен йокысызлыктан һәм депрессиядән интегүчеләргә куллану киңәш ителә. Ризыктагы магний нерв системасын тынычландыру үзлегенә ия. Моннан тыш сыр матдәләр алмашын һәм эчәкләр эшчәнлеген яхшыртуга китерердәй файдалы бактерияләрдән тора.
Гауда сыры, аминокислоталар күп булу сәбәпле, бавырга һәм баш миенә уңай йогынты ясый.
Моцарелла тозының аз булуы белән кыйммәт. Әлбәттә инде, кальцийга да бай. Шуңа күрә балалар өчен дә гаять файдалы ризык.
Риккотада мускул тукымалары өчен кирәкле аминокислоталар күп. Шулай ук анда фосфор, калий, марганец, селен бар. Сырның бу төре эремчек суы аксымыннан ясала. Подагра авыруыннан (аяк-кулларның вак сөякләренә зыян сала) интегүчеләргә нәкъ менә шушы сортны кулланырга киңәш ителә.
Чеддер кальцийга бик бай. Ләкин калориясе зур булганлыктан, чамасын белеп кенә ашарга кирәк.
Адыгей сырына тәфсилләбрәк тукталып үтик. Кавказ халкының чын мәгънәсендәге традицион сыры спортчылар өчен дә, йөкле хатын-кызлар, бала имезүче аналар һәм балалар өчен дә файдалы. Нерв системасын тынычландыра һәм шатлык гормоны — эндорфин бүленеп чыгуга китерә. Гипертониядән интегүчеләр өчен үтә әйбәт ризык санала, чөнки кан басымын төшерүгә ярдәм итә. Шикәр чиреннән интегүчеләр дә бу сырны курыкмыйча ашый ала. Ник дигәндә, анда углеводлар һәм шикәр юк дәрәҗәсендә.
Күп кенә белгечләр, калориясе күп булганлыктан, сырны артык күп кулланмаска киңәш итә. Моннан тыш күпчелеге тозлы. Димәк, кан басымын күтәреп җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә табиблар сырны күп ашаучыларга башка тозлы ризыклардан баш тартырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев