Туганайлар

Татарстан

18+
Төрледән-төрле

Олы көн ризыгы: йөземле кулич рецепты

Олы көнгә хуҗабикәләргә кулич рецепты тәкъдим итәбез.

Йөземле кулич

Кирәк булачак: 500 грамм он, 2 күкәй, 2 стакан сөт, 80 грамм ак май, 180 грамм шикәр комы, 1 пакет разрыхлитель, 150 грамм йөзем, тоз, үсемлек мае кирәк.

Күкәйнең агын сарысыннан аерабыз, сарысына шикәр комы кушып, ак төскә кергәнче болгатабыз. Ак май салынган савытны сулы кәстрүлгә утыртып, май эрегәнче ут өстендә тотабыз. Суынгач, ак майга күкәй сарысы белән шикәр комлы катнашманы салып, әйбәтләп болгатабыз. Йөзем һәм иләнгән он салып, разрыхлитель өстәп, камыр басабыз.

Күкәй агына бер чеметем тоз сибеп, күләме өч мәртәбә артканчы блендер ярдәмендә болгатабыз. Камырны астан өскә таба болгата-болгата, шушы катнашманы акрын гына салабыз.

Махсус форманы, ул булмаса, гадәти табаны үсемлек мае белән майлап, он сипкәннән соң, әзер камырны салып, газ пичендә (эсселеген180 градуска кадәр җиткереп) 40-50 минут пешерәбез. Әзер кулич суынгач, аны табадан алабыз.

Истә тотыгыз:

— кулич камыры әзерләгәндә өйдә үтәли җил йөреп тормасын;
— кулич камырын пычак белән кисеп булырылк итеп каты басарга кирәк;
— куличнең пешү-пешмәвен нечкә агач таякчык ярдәмендә тикшереп карарга була;
— кулич пешерү өчен югары сыйфатлы продуктлар гына алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев