Микродулкынлы мич серләре: кабыгын чистарту өчен помидорны 30 секундка мичкә куеп алыгыз
Микродулкынлы мичнең ризык әзерләү, җылыту, ит җебетү белән беррәттән, без белмәгән күп кенә башка осталыклары да җитәрлек.
- Макарон һәм карабодайны салфетка каплап җылытсаң, алар кипми.
- Пицца җылытканда янына сулы стакан куегыз.
- Бутерборд тәмле булсын өчен, аны тәлинкәнең уртасына түгел, кырыена куялар. Шул чакта ул тигез җылына.
- Дымлы чүпрәккә төреп куйсаң, микродулкынлы мичтә иске ипи дә яңара.
- Күптән савытта торып кибеп беткән тәмләткечләрне 15 секунд җылытсаң, алар да яңара.
- Тураганда, суган күзгә кермәсен өчен, аны 30 секундка мичкә куеп алыгыз. Аннары беркем дә еламас.
- Сарымсакны 30 секундка мичкә куеп торсаң, чистартырга җиңел була.
- Кызыл чөгендерне микродулкынлы мичтә пешерү өчен, полиэтилен пакетка салып, 15 минут мичтә тотыгыз. Аннары 5 минут суытыгыз да, пакетны ачыгыз.
- Кабыгын чистарту өчен, помидорны 30 секундка мичкә куеп алыгыз. Аннары 2-3 минут суыткач, кабык җиңел әрчелә.
- Микродулкынлы мичтә йомырка тәбәсе дә пешереп була. Тәлинкәне мичтә җылытыгыз да атланмай белән майлагыз, өстенә йомырканы сытып салыгыз. Тәлинкәне 1-3 минутка мичкә куеп торсагыз, тәбә әзер!
- Бәрәңгене юка телемләп турап, пергамент кәгазе җәелгән тәлинкәгә тезегез дә, бераз май, тоз, тәмләткечләр сибеп, мичкә куегыз. 3 минуттан бәрәңге телемнәренең кире ягын әйләндерегез. Тагын 3 минуттан чипсы барлыкка килә.
- Юылган банкаларны юеш килеш микродулкынлы мичкә зур көчәнештә 1,5-2 минут тотсаң, банкалар кыза, су кибеп бетә. Банкалар тулысынча кибеп беткәч, мичне сүндерегез. Шулай итеп банкалар стерильләштерелә.
- Әгәр керфек буяу өчен тушь кипсә, аның капкачын ачып, микродулкынлы мичкә куегыз. Янына бер стакан су да урнаштырыгыз. 10 секундтан тушь өр-яңа кебек булыр.
- Өйгә тәмле ис чыксын өчен, ваниль, корица кебек тәмләткечләрне куеп, микродулкынлы мичне 15 секунд эшләтегез. Шуннан соң өйгә хуш ис таралыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев