Туганайлар

Татарстан

18+
Төрледән-төрле

Кер юу машинасыннан ис килмәсен өчен нишләргә?

Кер юу машинасына дым һәм пычрак җыелу сәбәпле, кер юу машинасының эченнән сасы ис килә башлый.

  • Керне юып бетергәч тә, кер юу машинасыннан алыгыз. Кер машинасында калган юеш кием нәтиҗәсендә күгәрекләр, гөмбәләр барлыкка килергә мөмкин, ә бу сасы ис дигән сүз.
  • Керне алгач, машинаның эче кипсен өчен, ишеген ачык калдырыгыз.
  • Кер юу машинасының порошок сала торган тартмасын айга бер булса да юыгыз. Тартмада калган порошок калдыклары бактерияләр җыелуга китерә.
  • Һәрбер кер юу машинасының фильтры бар, аны әлбәттә даими чистартып торырга кирәк.Иң беренче чиратта, фильтрны, порошок сала торган тартманы чистартырга. Икенче адым булып, кер машинасын чистарту тора. Машинаны порошоктан кала, сода, уксус яки лимон кислотасы белән чистартырга мөмкин.Порошок сала торган савытына 60-80 г лимон кислотасы салырга. 90°С юу режимына куеп, машинаны буш килеш әйләндерергә кирәк. Чистартып бетергәч, машинаны кипкәнче ачык калдырырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев