Файдалы киңәшләр: салат ясаганда җылы яшелчәләр белән салкынын бергә кушмагыз
Көндәлек тормышта кирәге чыгардай берничә киңәш.
- Лавр яфрагын аш пешеп чыгарга — 5 минут кала, ә икенче ашлар пешәргә 10 минут кала салалар. Юкса ризыкта ачы тәм барлыкка килергә мөмкин.
- Киселгән суган кипмәсен өчен, аны киселгән ягы белән тозга куялар.
- Салат ясаганда җылы яшелчәләр белән салкынын бергә кушарга ярамый. Болай эшләсәң, салат тиз бозыла.
- Шулпа үтә күренмәле булсын дисәгез, кайнап чыккач, кәстрүлгә бер ки-сәк боз салыгыз.
- Пешергәндә чөгендернең төсе тоныкланмасын өчен, ул кайный торган суга бераз шикәр салырга киңәш ителә.
- Бәрәңге тиз пешсен өчен суга бераз ак май салалар.
- Кабыклы бәрәңге пешеп чыгуга аны салкын суга салсаң, кабыгы җиңел әрчеләчәк.
- Кишер тизрәк пешсен һәм төсен сакласын өчен, аның суына бер чеметем сода салалар.
- Өстенә пычкы чүбе капласаң, алма яхшырак саклана.
- Сыр тиз кипмәсен өчен аның савытына бер кисәк шикәр куеп, өстен каплау җитә.
- Кыздырган бәрәңге кетердәп торсын өчен, аны салкын суда чайкап, кәгазь сөлге белән корытып, яхшы кызган табага салалар. Тозны әзер булыр алдыннан гына салырга кирәк.
- Бәрәңге боламыгы тәмле булсын өчен, аңа бары тик кайнар сөт кенә кушыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев