Бакча агачларларын коендырыр вакыт
Әлеге процедураны иртә язда башкарырга кирәк.
Аның ярдәмендә авыруларның күбесен кисәтерсез һәм туфракта кышлаучы корткычлардан алдан ук котылырсыз.
Шулай итеп, март ахыры – апрель башында, әле кар ятканда, 10 литр су кайнатыгыз. Шушы күләмдәге суга 1 аш кашыгы бакыр купоросы салып эретегез. Шул кайнар суны лейкага салып, крыжовник, карлыган һ.б. куакларны коендырыгыз. Бер тапкыр эшкәртү җитә!
Бакыр купоросы үсемлекне гөмбә һәм бактерия ле авырулардан дезинфекцияли. Кайнар су, кышлаучы корткычларны, алар уянып үзләренең начар эшләрен башлаганчы ук, юк итә.
Мондый эшкәртүдән соң куаклары яхшы үсә, яңа ботаклар һәм яфраклар чыгара, ә җимешләре эрерәк була. Үсемлекне бернәрсә дә борчымаганда, ул сезне яхшы уңыш белән сөендерәчәк.
Лейкага кайнар су гына салып та коендыра аласыз. Бер лейка 3-4 төп куакка җитә. Шулай иткәндә, куак кына түгел, аның астындагы туфрак та эшкәртелә. Бу көя күбәләкләренә каршы бик әйбәт чара. Шулай да үсемлекләрне еш кына яз көне дә кайнар су белән коендыралар, бу бөреләрнең уянуына стимул бирә һәм файдасы күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев