Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Губина:"Һәр керәшен җортына “Туганайлар” килсен!"

"Туганайлар" газетасының җитәкчесе Юлия Губинаның карендәшләргә мөрәҗәгате

Кадерле, газета укучыларым! Моңа кадәр сезнең белән күңелемдәге хис-кичерешләр, борчу-шатлыкларны мәкаләләрем аша уртаклашып тордым. Сез дә минем белән бер дулкында булгансыздыр, дип ышанам. Ә хәзер тормышымның тагын да мөһимрәк бер чорына аяк бастым. Монысында да бергә булсак иде. Күңелле чор булсын ул!

Халкыбыз һәм дәүләтебез өчен мөһим булган “Туганайлар” культура-агарту керәшен газетасының җитәкчесе-баш редакторы вазыйфаларын миңа ышанып тапшырган Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка һәм “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьминга зур рәхмәтемне белдерәм. Миңа булган ышанычыгызны һәм өметләрегезне акларга тырышырмын, әлеге җаваплы эштә сынатмам. Шулай ук, төпле киңәшләре һәм зур тәҗрибәсе белән миңа һәрвакыт таяныч һәм үрнәк булган Людмила Белоусовага да рәхмәт әйтәм. Алга таба да Республика керәшен оешмасының урыннардагы җитәкчеләре белән нәтиҗәле эш алып барырбыз, халык белән ныклы элемтәдә булырбыз, дип ышанып калам.

Безнең өчен үтә дә җаваплы булган вакытлы матбугатка язылу кампаниясен уңышлы башкарып чыктык – подписчикларыбызны югалтмадык. Бу куанычлы күрсәткечкә, әлбәттә, районнарда әлеге юнәлештә актив эш алып барылуы белән ирештек. Газетабызны күп еллар яздырып алучы подписчикларыбызга, урыннардагы керәшен оешмалары җитәкчеләренә, спонсорларыбызга, активистларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Зур ярдәм күрсәткән Мамадыш район башлыгы Анатолий Ивановка һәм әлеге төбәк керәшеннәре җитәкчесе Степан Спиридоновка тау итәбез. Мамадыш районында “Һәрбер керәшен җорты керәшен гәҗитле булсын” дигән логузнг белән эшләделәр. Әлеге сүзләрне алга таба бүтән районнар да үз итәр һәм без, редакция дә шул юнәлештә актив эш алып барырбыз, дип ышанып калам. Шулай ук рәхмәт сүзләре Зәй район башлыгы Рәзиф Кәримовка, аның урынбасары Валерий Акатьевка, Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Чурин белән аның урынбасары Алексей Ефимовка, Питрәч керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Лидия Пронинага, Түбән Кама керәшеннәре лидеры Тамара Баһаветдиновага, Чаллы керәшеннәре җитәкчесе Виталий Агаповка һәм башка урыннардагы оешма җитәкчеләренә юллыйбыз. Күп еллар буена безгә ярдәм итеп килүче, туганнарына, якыннарына, хезмәттәшләренә, активистларга һәм ветераннарга газетабызны бүләк итеп яздыручы киң күңелле дусларыбыз – Казаннан Николай Кутузов, Иван Батьков, Сарманнан Александр Андров белән Валентин Сапожников, Чаллыдан Иван Асанов, Игорь Батаев, Клементий Малов, Альберт Петров, Кама Аланы поселогыннан Александр Павлов, Мамадыштан Раджив Иванов, Тукай районыннан Николай Петров һәм башка бик күп карендәшләребезгә дә рәхмәтләребезне җиткерәм.

Инде белгәнегезчә, Интернет челтәрендә “Туганайлар” газетасының электрон сайты да актив тулыланып тора, халык көнлек яңалыкларны шуннан укып бара. “ВКонтакте”, “Фейсбук”, “Одноклассники”, “Инстаграм” социаль челтәрләрендә һәм “Ютуб” каналында “Туганайлар”ның группалары эшли. Газета укучыларыбыз һәм халык белән һәрвакыт аралашып торырга тырышабыз. Бу элемтәне мөмкин кадәр уңайлы итү өчен, быел “Ватсап” челтәрендә дә номерыбызны булдырдык (+7 917 250 97 95 телефон номеры белән “Ватсап” аша безгә смслар юллагыз, хәл-әхвәлләрегезне языгыз, яңалыкларыгыз белән уртаклашыгыз).

Кечкенә генә коллективыбыз барысын да колачлый алмый. Төбәкләрдә узган чаралар һәм газета битләрендә күрсәтерлек карендәшләребез турында аз гына булса да мәгълүматлар җибәреп торсагыз, рәхмәтле булыр идек. Я булмаса, чаралар турында алдан хәбәр итсәгез иде, күп вакытта алар турында ишетмичә дә калабыз.

Шуны да искәртеп узасы килә, соңгы арада редакциябездә хезмәткәрләр саны кимеде. Күптән түгел генә алдынгы журналист, баш редактор урынбасары Ирина Муллинаны да декрет ялына озаттык. Шул сәбәпле, редакциядә татарча һәм русча язучы журналистлар, сайтны алып баручы веб-редактор вакансияләре ачык. Бәлки, районнардан бу өлкәдә белем алучы яки “Туганайлар” газетасында эшләргә теләге һәм әзерлеге булган кадрлар бардыр. Шундый кешеләр булса, безгә хәбәр итүегезне сорыйм.

Соңгы айларда зур командировкалар белән Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Чистай төбәкләрендә булдык. Аңлыйсыздыр, берьюлы бөтен Татарстанны әйләнеп чыгып булмый. Күрешәселәребез алда булсын! Бергә, кул тотынышып эшлик.

Хөрмәтле карендәшләрем! “Туганайлар” газетасын керәшеннәр тормышы турында язучы ышанычлы, дөрес һәм зур бердәм мәгълүмат чыганагы, русчалап әйткәндә, единый информационный центр итәсе иде. Чөнки, үзебезнең керәшеннәр арасында да Интернетта “Туганайлар”ның объектив информациясен каралтып күрсәтергә омтылучы берничә группа бар. Җирнең теләсә кайсы почмагыннан һәркем халкыбыз турында “Туганайлар”дан (газетадан, сайттан) укып белсен иде. Шулай ук, газетабызны һәрбер керәшен җорты көтеп, сагынып алсын иде. Редакция бу эштә һәрберегезнең ярдәменә, теләктәшлегенә мохтаҗ. Бергәләшеп эшләгәндә генә, яхшы нәтиҗәләргә ирешербез!

Теләк-тәкъдимнәрегез, фикерләрегез булса, хәбәрләшеп торыйк.

Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хормэтле юлачка мин сезнен елек язган купкена темаларны укыганым бар иде шактый кыйу матур Туры маганале.....сезга бигерэкта исанлек саулык .якынарыгыз эти энилэрегезгада шулай ук алар сезга кочбиреп сезне иман эйткандэ онытмасынар Эбез сзнен газитага биктэ ышанп яхшы хэбэрлэр котэбез чонки ул безнен ерактан чыкан чын бергена керяшн г. ..з г азетанын берече икенче .......жыйелышларында булдым мине кичерегез байрамнар белэн барыгызгада унышлар.....К.Вениамин