Туганайлар

Яшәсен җыр!

Якты дөньяга килгәч тә, газиз әниләребез, һәр көнне, бишек җырлары белән нәни күңелләребезне юаткан. Шулай итеп, күңелләргә тәүге моңнар ана сөте белән керә һәм гомер буена артып, ныгый гына бара. Тыңлаган саен, җыр күңелләрнең түренә үтеп керә, шунда юаныч булып саклана. Кечкенә вакыттан ук - балачак, әти-әни, туган туфрак, халыкара...

Якты дөньяга килгәч тә, газиз әниләребез, һәр көнне, бишек җырлары белән нәни күңелләребезне юаткан. Шулай итеп, күңелләргә тәүге моңнар ана сөте белән керә һәм гомер буена артып, ныгый гына бара. Тыңлаган саен, җыр күңелләрнең түренә үтеп керә, шунда юаныч булып саклана.
Кечкенә вакыттан ук - балачак, әти-әни, туган туфрак, халыкара бәйрәмнәр, иң бөек хис - мәхәббәт турында җырлыйбыз, һәрберсенең мәгъ- нәсен, үз вакыты җиткәч кенә аңлап, кабул итәбез.
Шатлыклы вакытларда күңелебез сөенә, җырлап кына торасы килә. Кемдер җырлап юанса, башка берәү яңа җыр тудырып, калганнарның шатлыгын уртаклаша, ә кемдер әлеге җырлардан ләззәт ала.
Моңсу вакытларда да күңелләр җыр сорый. Бигрәк тә шул халәттә, моңарчы аңлашылмаган яки ошап җитмәгән җырлар, башка яктан ачылып, җанга рәхәтлек бирә. Шулай без үзебезне юатабыз, тынычландырып күңелне күтәрәбез. Нинди генә вакыт булса да, җырга таянабыз. Аның ярдәмендә үз тормышыбызны сурәтлибез, күңелебезне җыр аша ачабыз. Җыр - элек- электән кешеләрне, гасырларны бәйләп торган. Бүгенге көндә дә без борынгы заман җырларын тыңлыйбыз һәм бу җырларның мәңге югалмас яшәү чыганагы икәнлегенә дәлил. Борынгы җырлар аша тарихыбызны бар- лыйбыз, башка халыклар, илләр белән бәйләнешләр табабыз, яңа ачышлар ясыйбыз. Күңел халәтенә карап төрле җырларны сайлыйбыз, көннәр буе көйләп йөрибез. Аны ишетеп, безнең халәтебез башкаларга да күчәргә мөмкин. Шулай итеп, җыр меңләгән йөрәкләрне бәйсез генә, бер-берсе белән тоташтыра, кавыштыра. Җыр аша күпне белергә була. Озак сөйләшүгә караганда, бер генә җырны тыңлап та, күп сорауларга җавап алып була. Җир йөзендә меңләгән милләт яши. Һәрберсенең үз моңы, үз көе. Бер ишетүдән үк, җырның кайсы халыкныкы икәнен чамалап әйтә алабыз. П.И. Чайковский сүзләре белән әйткәндә: "Музыка - ул байлык, ә аны үстерүгә һәр милләт үз өлешен кертә". Безнең халыкның да үз моңы, җыры бар. Тарихи үткәннәребез җырларыбызга салынган. Безнең көннәргә кадәр күпме генә юл узсалар да, алар югалмаган, һаман сафта. Без аларны күз карасыдай саклыйбыз, онытыла барганнарын заманча эшкәртмәдә халыкка кайтарабыз. Һәр җырның үз урыны, үз кыйммәте бар. Шундый байлыгыбыз булу зур горурлык.
Ургый гына ургый урак урдым,
Ата-бабаларның кәсебе.
Керәшеннәр кем дип сорасагыз -
Болгарлардан калган нәселе, дип җырлаганнар безнең әбиләребез.
Күңеле җыр-моңны үз итмәгән кеше юктыр ул җирдә. Һәрберебезнең үз моңы бар. Җыр белән күңел йомшара да, тынычлана да, дәвалана да. Моң бар кешегә дә бирелгән, аны бары үстерергә генә кирәк. Ризыкны да бит чәйнәп кенә йоттырмыйлар, аны башта чәчәргә, үстерергә, эшкәртергә, пешереп өстәлгә китерергә кирәк, шуннан соң гына ул ашарга яраклы була. Җыр белән дә шул ук хәл. Үзеңдә булган кечкенә генә җимеш орлыгын үстерергә, тәрбияләргә, сакларга кирәк. Күп тырышлык һәм көч сорый торган әлеге татлы җимешнең тәмен шунда гына тоярга була.
Үзенә бирелгән байлыкны күгәртеп яткырырга ярамый. Аның өстендә эшләп, үзеңә генә түгел, башкаларга да файдасын китерергә кирәк!
Халкыбызның байлыгын саклап, яңа буынга җиткерүче җыручы әбиләребез, фольклорчыларыбыз, һәм, гомумән, җыр сөюче укучыларыбыз - музыка көне белән сезне! Яшәсен җыр!
Надежда ТОКРАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: