Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Яңа елны көткәндә

Яңа ел бәйрәме иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Төрле төсле утларга бизәлгән урамнар, өйләр, чыршылар әкияти халәт тудыра. Яңа елда күңелеңдә йөрткән хыялларыңның тормышка ашырына яңа өмет уяна. Шуңа да аны балалар да, олылар да көтеп ала. Әлеге бәйрәм ел буена искә калырлык булсын өчен тиешенчә әзерләнергә кирәк. Беренче чиратта...


Яңа ел бәйрәме иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Төрле төсле утларга бизәлгән урамнар, өйләр, чыршылар әкияти халәт тудыра.

Яңа елда күңелеңдә йөрткән хыялларыңның тормышка ашырына яңа өмет уяна. Шуңа да аны балалар да, олылар да көтеп ала. Әлеге бәйрәм ел буена искә калырлык булсын өчен тиешенчә әзерләнергә кирәк. Беренче чиратта өйне бизәргә, бәйрәм атмосферасы тудырырга. Интерьерны бизәгәндә ел хуҗасы Зәңгәр агач Кәҗәне искә алып, агачтан ясалган ваза, статуэтка, рамкаларны кулланыгыз, зәңгәр, яшел төсләргә өстенлек бирегез.

Бәйрәм булгач, хатын-кызның табын артында дуслары арасында матур булып күренәсе килү теләге уяна. Моның белән өстенә нәрсә кию мәсьәләсе килеп баса. Күлмәк бер төсле: яшел, зәңгәр, сары, ак, кара, соры булып, йон, кашемир, бәрхет һәм шуның ише йомшак тукымадан тегелсә әйбәт булыр. Кәҗә синтетик, ялтырап торганнарны бик үк яратып бетерми. Ул кыйммәтле, зәвыклы һәм табигый әйберләр ярата. Табигый ташлардан, материаллардан эшләнгән аксессуарлар тагып җибәрегез.

Астрологлар Яңа елны семья белән каршыларга тәкъдим итә. Кәҗә үзе дә йорт хайваны бит: тынычлыкны, тотрыклылыкны ярата. Бәйрәмегез күңелсез узмасын дисәгез, ниләр эшләсен алдан уйлап куегыз.

Бәйрәм табынында яшелчәләр, салатлар һәм җиләк-җимеш күп булырга тиеш. Кәҗә сые - кәбестә, үлән-тәмләткечләр дә өстәлдә урын алсын. Тәм-томнарны да онытмагыз.

Төкле тоякларың белән Зәңгәр Кәҗә елы!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев